Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күбрәк эчә башлаганбыз

Районда агымдагы елның 8­­ аенда алкоголь продукциясе са­­ту 1,1 мең декалитрга арткан. Ди­­мәк, җан башына спиртлы эчем­­лекләр куллану да үсеш ягы­­на үзгәргән. Бу хакта Саба му­­ниципаль районы ве­дом­ство­­­ара комиссиянең чират­та­­гы утырышында әйтелде. Хә­зерге вакытта районда алко­голь сатуны 12 оешма үзенең 61­ сәүдә ноктасында гамәлгә ашыра.­ Барлык сатылган про­дук­циянең 88 процентын Та­тар­­станда җитештерелгән эчем­лекләр тәшкил итә. Икен­че­­ төрле әйткәндә, читтән кер­тел­гән аракы бер ел эчендә 0,4­ меңнән 1,5 мең декалитрга­ җит­кән.

Фәкать Татарстанны­кы­ булган алкоголь продукциясе Арташ, Олы Кибәче, Олы­ Нырты, Югары Симет, Ми­чән, Түбән Шытсу авыл җир­лекләрендә генә сатылган.­ Са­ба шәһәр җирлегендә – 963,­ Шәмәрдән 473 декалитр­ чит­тән­ кертелгән хәмер эчкәннәр. Ко­миссия утырышы барышында 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында ал­коголь продукциясен ваклап са­ту буенча җирле базарлардагы вәзгыять торышын бәяләү ин­дикаторлары җентекләп ка­ралды. Хәзер Саба районы рей­тингта 43нче урында тора, 2019­ елның 1нче яртыеллыгы нә­тиҗәләре буенча соңгы 45 нче­ урында иде.

Исерткечкә ихтыяҗ аның за­консыз әйләнешенә дә юл ача.­ Бу хәлгә юл куймау макса­тын­да алкоголь базары тиешле контрольдә тотыла. Быел Арча­ территориаль органы­ та­рафыннан тикшерүләр са­ны­ өч тапкырга диярлек арткан­ һәм­ Эчке эшләр министрлыгы­ хез­мәткәрләре белән берлектә әй­лә­нештән составында спирт бул­ган 68,68 литр продукция алынган. Ягъни 2019 ел күр­сәт­кеченнән 4 тапкыр күбрәк. Җа­ваплылыкка тартылучылар­ ба­рысы 366 мең сум штраф тү­лә­гән. Алкоголь базарындагы­ уңай­ булмаган вәзгыятькә җа­вап­ йөзеннән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүчеләр дә­ арта. Ел буена 6 мөрәҗәгать тер­кәлеп, 4­ очрак буенча фактлар раслан­ган һәм тиешле­ ча­ра­ күрелгән. Иң аянычы шул: сый­фаты булмаган сур­рогат­ сатылудан кешеләр сә­ла­мәт­ле­генә җитди куркыныч туа. Гыйн­вар-июнь айларында ал­коголь белән агуланудан 3 ке­ше­нең гомере өзелүе шул­ хакта­ сөй­ли. Статистикага­ күз­ салсак, быел 8 айда , балаларны да кер­теп, һәр кеше 6,2шәр литр хә­мер эчкән булып чыга. Моннан аек тормыш­ алып баручыларны, сабыйларны чигерсәк, күңелсез күрсәткеч якынча 18-20 литрга җитә. Бу инде кешенең организмын акрынлап агулануга китерә торган хәтәр сан. Елга 8 литрдан артык спирт куллану милли сәламәтлеккә яный.

Комиссия алкоголь база­рын­да вәзгыятьне яхшырту­ мак­­­сатында хокук саклау һәм­­ кон­трольлек итүче ор­ган­нар­ның­ эшчәнлеген тагын да кө­чәй­тү, “Халык контроле” систе­ма­­сына заявкалар урнаштыруга кешеләрне күбрәк җәлеп итү­ чаралары күрү, Татарстан ара­кысын сату динамикасын ях­шырту турында карар кабул­ итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X