Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда "Иман нуры" дип исемләнгән тематик кичә үтте

17 март көнне кояш баегач изге бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе башлана. Алда изге рамазан ае якынлаша. Шул уңайдан Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән "Иман нуры" дип исемләнгән тематик кичә үтте.

Кичә авылның мөхтәрәм абыстае Рәзинә апа Нуриева вәгазьләрдән башлады. Уен викторина сорауларына җаваплар табып, бик күп мәгълүмат тупланды. Вәгазьләр тыңлап, кызыксындырган сорауларны биреп, әңгәмә корылды.

Кичәнең икенче өлешендә Кече Шыңар килене Минһаҗева Алинә җайлы, гади ләкин шул ук вакытта зәвыклы итеп яулык ябарга өйрәтеп мастер класс күрсәтте. “Иман белән изге сәфәргә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап кичәбезне тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев