Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"КЭС-БАСКЕТ" ярышының муниципаль этабы

Тимершык һәм Сәләтле балалар мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-Баскет ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар.Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.

Өченче урыннны Олы Шыңар урта мәктәбенең егетләр һәм кызлар  командалары яулады, икенчедә Саба гимназиясенең  егетләр һәм кызлар командалары. Ә җиңүчеләр булып Сәләтле балалар мәктәбе егетләр командасы һәм Тимершык мәктәбенең кызлар командасы билгеләнде һәм алар күчмә кубокка ия булдылар. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев