Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык күңелен күрүчеләр

2008 елдан бирле билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре районыбызның 400дән артык мәдәният хезмәткәре - музей һәм китапханә, мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары өчен дә уртак бәйрәм ул.

Районда барлыгы 56 клуб бар, мәдәният учакларында 16 иҗат коллективы: фольклор, халык театрлары, күпсанлы түгәрәкләр эшләп килә. Авыл клубларында бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти эш көннәрендә дә халыкны җәлеп итәрдәй чаралар үткәрелә.  Мәдәният хезмәткәрләре белән һәвәскәр җырчы-биючеләребез районыбыз сәхнәсеннән тыш Халыкара, Рәсәй, тәбәкара, респуб­ли­какүләм фестивальләрдә, смотр-кон­курсларда катнашып югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Нәни артистларыбызның чыгышлары да профессиональ жюри тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә. Шушы көннәрдә булып узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабында Саба балалар сәнгать мәктәбенең  «Асылташ», «Яшьлек», бию коллективлары, җырчылар  Динә Батыршина  Динар Гарипов, Айзилә Гарифуллина чыгышлары иң яхшылары дип бәяләнде.

Мәдәниятебезнең киләчәге менә шундый сәләтле, зур сәхнәләрне балкытучы яшьләребез кулында. Уңышлары дәвамлы булсын! 

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/novosti/saba-balalar-sngat-mktbe-ukuchylary-sozvezdie-yoldyzlyk-2019-zona-yaryshlarynda-yugary-krstkechlrg-ireshep-kayttylar

            Рөстәм Заһидуллин, район мәдәният бүлеге начальнигы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Барыгызны да һөнәри бәйрә­мебез белән тәбрик итәм! Гаи­лә­ләрегезгә иминлек, җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, һәрвакыт күтәренке, яхшы кә­еф телим. Мәдәният хезмәт­кәрләренең эше халык күңелен күрүдән, һәркемне яктылыкка, матурлыкка рухландырудан гыйбарәт. Шул ук вакытта сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк булган  талантларны барлап, аларны  халык каршына, зур сәхнәләргә чыгару җаваплылыгы да безнең җилкәләргә йөкләнгән. Районыбызда халыкка  мәдәният хезмәте күрсәтү һәм үсешен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган.  Әлбәттә, тормыш бер урында гына туктап тормый, тамашачы зәвыгы да үзгәрә, шуңа безгә дә замана яңа таләпләр куя. Алга таба да, райондашларыбызны яңа идеяләребез белән рухландырырга, матур традицияләрне саклап, аларны яңартып, халыкка тәкъдим итәргә язсын. Яраткан тамашачыбызны тагын да эчтәлеклерәк  һәм төрле яшьтәгеләр зәвыгына туры килгән  эстрада, ретро, юмористик чаралар белән куандырырбыз дип ышанам, барыгызга да яңа иҗат уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев