Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2019” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар

17 - 19 нчы март көннәрендә Теләче район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык - 2020” Ачык Республика күләм эстрада сәнгатенең телевизион яшьләр фестивале зона ярышлары булып узды. Өч көн дәвамында 7 районның Кукмара, Теләче, Саба, Балтач, Арча, Әтнә, Биектау талантлы балалары, яшьләре узләренең сәләтләрен курсәтте. “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе”нән барлыгы бу фестивальдә 111 укучы катнашты.

undefined19 март көнне барлык катнашучылар арасыннан гала-концертта чыгыш ясау өчен 30 иң яхшы номер сайлап алынды. Бу исемлеккә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары да керде: «Асылташ», «Яшьлек», бию коллективлары, ялгыз башкаручылар Батыршина Динә һәм Гарипов Динар. Гала-концерт фестивальдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Зона этабы нәтиҗәләре:

Хореография номинациясендә

-  “Асылташ” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Гарипова Гүзәл Марат кызы;

- “Яшьлек” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зофәр кызы.

Ялгыз башкаручы җырчылар номинациясендә

- Батыршина Динә - I урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы;

- Гарипов Динар - I урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы;

- Гарифуллина Айзилә- I урын - җитәкчесе Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы;

Кашапов Илүзәр - II урын - Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы;

-Хамматова Диля - II урын җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Талип кызы ) ;

-Закиров Тимур - III урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы;

-Вафин Кирам  III урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы.

Вокаль ансамбль номинациясендә

- “Тамчы” вокаль ансамбле - II урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы.

Барлык катнашучыларыбызны, хөрмәтле укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналда унышлы җиңүләр, иҗади энергия теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев