Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Халык көйләрен иң яхшы башкару» конкурсы

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлегенең баян классының 1-2 сыйныф укучылары арасында «Халык көйләрен иң яхшы башкару» дигән конкурс оештырылды.

Татар халык мәдәниятен саклап калу халык музыкасын саклау һәм  аның белән кызыксыну аша уза. Жюри  башкарылган көйнең сәнгатьлелеге һәм чисталыгыннан чыгып бәя бирде.

1 сыйныф укучылары арасында бәйге нәтиҗәләре:

Шиһабиев Фирдүс (җит.Фатыйхова Р. Г.) - 1 урын;

Әүхәдиев Алим (җит.Фатыйхова Р. Г.) - 2 урын;

Шамилов Рәмзил(җит.Фатыйхова Р. Г.) - 2 урын;

Хәмидуллин Раяз (җит.Фатыйхова Р. Г.) - 2 урын;

Миңнегулов Тимур (җит.Газизов А. З.) -3 урын;

Һадиев Алим (җит.Фатыйхова Р. Г.) - 3 урын;

Мансуров Ренат (җит.Газизов А. З.) - катнашкан өчен диплом;

2 сыйныф укучылары арасында бәйге нәтиҗәләре:

Гайсин Нурсил (җит.Фатыйхова Р. Г.) - 1 урын;

Хәйбриев Ильяр (җит.Солтанов С. Н.) -1 урын;

Кәримуллин Дамир (җит.Солтанов С. Н.) -2 урын;

Галимов Инсаф (җит.Солтанов С. Н.) -2 урын;

Усманов Илзат (җит.Газизов А. З.) -3 урын;

Хәйбриев Инсаф(җит.Солтанов С. Н.) -3 урын;

Гайнуллин Динислам (җит.Газизов А. З.) -3 урын;

Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X