Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәбәрсез югалганнар

Билгесез солдат көне 2014 елдан билгеләп үтелә. Бу дата Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенең 25 еллыгы билгеләп үтелгәндә (1966 елның 3 декабрендә) Ленинград шоссесының 41 километрындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдат калдыкларының Александр бакчасына күчерелеп җирләнүе белән бәйле.

undefined

Татарстаннан сугышка киткән 700 меңнән артык кешенең 200 меңгә якыны хәзергәчә хәбәрсез югалган булып санала. Инде күп еллар үтсә дә, бабаларының җирләгән урыннары табылып, каберләренә зыярәт кылучылар безнең районда бар.

Билгесез солдат көне уңаен­нан, Саба районыннан кайда хә­бәрсез югалуы ачыкланып, җә­сәдләре моңарчы табылмаган кы­зылармиячеләр исемлеген тәкъ­дим итәбез.

  • Галиуллин (Гадиуллин) Хәми­дул­ла Гаврилович. 1902 елда Байлар Сабасында туган. Сугышта 176 укчы дивизиянең 591 укчы полкында хезмәт иткән. 1942 елда Луганск өлкәсенең Новозванка авылы янында сугышта хәбәрсез югала.
  • Садыйков Җәмил Садыйк улы. 1904 елда Олы Шыңар авылында туган. 1941 елның август аенда сугышка алына. 1942 елда хәбәрсез югала.
  • Солтанов Мәгъсум Солтан улы. 1924 елда Олы Шыңар авылында туган. Фронтка алына һәм 1943 елда хәбәрсез югала.
  • Сарим Шакиров. 1913 елда Олы Шыңар авылында туган. Танк бригадасында хезмәт иткән. 1943 елда Донецскида хәбәрсез югалган.
  • Хафизов Хәким Хафиз улы. 1906 елда Югары Симет авылында туган. Фронтта 387 укчы ди­визиясенең 473 сапер батальонында хезмәт иткән. 1942 елда Тула өлкәсенең Белеск районында хәбәрсез югалган.
  • Әхтәмҗанов Хәсән. 1908 елда Килдебәк авылында туган. Данлыклы 254нче укчы дивизиянең 933 укчы полкында хезмәт иткән. 1943 елда Полтава өлкәсендә хәбәрсез югалган.
  • Шәймәрданов Шәех Шәймәрдан улы. 1908 елда Мәртен авылында туган. Югары Симеттән Хәким Хафизов белән бер полкта хезмәт иткән һәм Тула өлкәсендә хәбәрсез югалган.
  • Нурулла Нуретдинов. Миңгәр авылында туган. Армиягә алынган елы билгесез. 1943 елда хәбәрсез югалган.
  • Шәрип Хәйруллин. 1910 елда Түбән Шытсу авылында туган. Кавалерия дивизиясендә хемәт иткән. 1942 елда хәбәрсез югалган.
  • Шәймәрданов Мөбарәк. 1908 елда Түбән Утар авылында туган. Армиягә Саба хәрби комиссариатынннан алына. 1942 елда хәбәрсез югала.
  • Нәҗмиев Мәсгуть Нәҗми улы. 1921 елда сатыш авылында туган. НКВД эчке гаскәренең 8нче мотоукчы дивизиясендә хезмәт иткән. 1942 елда Белгород өлкәсенең Прохоровск районында яуда хәбәрсез югалган.
  • Газизҗан Рәхимҗанов. 1916 елда Сатыш авылында туган. 1942 елда Смоленск өлкәсенең Ухово авылы янында барган сугышларда хәбәрсез югала.
  • Мәннан Галиәхмәт улы Әх­мәтов. 1916 елда Симет авылында туган. Фронтка Арча хәрби комиссаритыннан алына. 1942 елда Калуга өлкәсендә барган сугышларда хәбәрсез югала.
  • Нәҗип Шәрипов. 1920 елда Урта Нырты авылында туган. 1942 елда хәбәрсез югалган.
  • Шакир Закир улы Закиров. 1924 елда Иске Икшермә авылында туган. 1943 елда хәбәрсез югалган.
  • Иблиев Ташми. 1917 елда Тимершык авылында туган. Армиягә Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск хәрби комисариатыннан алына. 1943 елда Гомель өлкәсендә хәбәрсез югалган.
  • Галиәхмәт Сафин. 1908 елда Тимершык авылында туган. 1942 елда елда хәбәрсез югалган.
  • Ахун Нигъмәтҗанов. 1912 елда Туктар авылында туган. Укчы дивизия составында сугышкан. Хәбәр югалган урыны – Мосальский районы Барсуки авылы. 1942 ел.
  • Хәсән Йосыпов. 1906 елда Оет авылында туган. 1942 елда Ростов-на Дону тирәсендә хәбәрсез югалган.
  • Вәли Мөхәммәтҗан улы Ханов. 1920 елда Юлбат авылында туган. Танк бригадасында хезмәт иткән. 1943 елда Орел өлкәсендә яуда хәбәрсез югалган.
  • Мәүлет Сабиров. 1910 елда Язлы Арташ авылында туган. 1944 елда Ровенск өлкәсе Млиновск районында хәбәрсез югалган.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X