Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының укучыларның чыгарылыш кичәсе

8 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының музыка, хореография һәм сәнгать бүлекләре укучыларның чыгарылыш кичәсе, шулай ук, узган 2017-2018 нче уку елының призерлары һәм җиңүчеләре концерты узды.

Шәмәрдән филиалының барлыгы 27 чыгарылыш сыйныф укучысына «Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»н тәмамлау турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында узенең котлау сүзләре белән Саба муниципаль район Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, шулай ук, Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Зиннур улы Газизов чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасын призерлар һәм җиңүчеләр концерты дәвам итте, анда иң яхшы укучылар һәм аларның укытучылары Саба балалар сәнгать мәктәбенең мактау грамоталары, медальләре һәм кубоклары белән бүләкләнде. Мәктәп белән саубыллашу "Иң яхшы мәктәп" җыры белән тәмамланды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев