Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХУШЛАШУ СҮЗЕ

Редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Матбугат эше ветераны, озак еллар редакциядә җаваплы сәркатип вазыйфасын башкарган Револь Абдулла улы Раковның йөрәге тибүдән туктады.

           Без аны бик тырыш, үз идеалларына тугры калган, тынгысыз җанлы, газета чыгару эшенә бөтен җанын-тәнен куйган хезмәткәр, оста каләм иясе буларак хәтерлибез. Револь Абдуллович бик кешелекле, кайгыртучан, гаилә, бала җанлы олы йөрәкле кеше иде. 60 ел бергә иңне-иңгә куеп  яшәгән хөрмәтле җәмәгате Ленина ханымның, мәрхүмнең балаларының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, аларга зур сабырлыклар телибез. Элеккеге хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Гүре нурлы, урыны  оҗмахта булсын.

«Саба таңнары» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев