Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хыяллар чынга аша

Татарстаныбызда  яшь буынны сәләтле итеп үстерү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Яңа ел алдыннан «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проекты «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе оештырды. Бу сайтка язып төрле төбәкләрдәге балаларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Мондый балалар арасында кечкенәдән пианист булырга хыялланган Байлар Сабасында яшәүче Наилә Сәфәрова да бар.

Ул да «Теләкләр чыршысы» сайтына хат язырга булган. Хатында ул үзенең пианист булырга хыяллануы турында яза һәм  пианино бүләк итүләрен сорый. Берничә көннән соң “Синен  теләгең тормышка ашачак” дигән җавап ала кыз. Озак та үтми Наилә пианинолы була. Саба балалар сәнгать мәктәбе администрациясе дә, үз чиратында, Наиләнең бу матур хыялын белеп, аны өйгә барып укытуны оештыра. Наиләгә өстәмә белемне югары квалификацион категорияле фортепиано укытучысы Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы бирә. Хәзерге вакытта Наилә бик тырышып, зур кызыксыну белән музыка серләренә төшенә, пианинода уйнарга өйрәнә. Аңа сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X