Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИБЕТ КАРАГЫ КУЛГА АЛЫНДЫ

Үзеңә-үзең хезмәт күрсәтүче кибетләр сатып алучылар өчен бик уңайлы. Теләгәнеңне иркен­ләп сайлыйсың да, кассада акчаңны түләп чыгып китәсең. Әмма, ни кызганыч, шушы мөмкинлектән начар нияттән файдаланучылар да булгалый.

Әйтик, быел 7 июльдә Сабада яшәүче танышына Казаннан 1994 елгы Зайкин (фамилиясе  үзгәртелде) килеп  чыга. Танышы да әллә кем түгел, үзе шикелле төрмәдә утырган  кеше була. Зайкин үзе иреккә быел  февраль аенда шартлы рәвештә 5 айга алдан  иреккә чыккан була. Очрашуны билгеләп  үтәргә  кирәк бит инде.  Әмма кунак буш кесә белән  кайткан. Шуңа   күрә  сыйлану өчен эчемлекне  акча  түләмичә генә алып чыгарга ниятли. Үзен күзәтеп тормауларыннан  файдаланып, Сабадагы кибетләрнең берсенә 3-4 тапкыр кереп, 5 шешә  коньяк,  2 шешә мартини, бер шәраб – барысы 7938 сумлык (моңа 4 төргәк кофены да өстәргә кирәк) продукция алып чыга. Әлеге продуктларның җитмәве  12 көннән соң үткәрелгән инвентарьлаштыру вакытында  ачык­лана. Видеокүзәтү камера­сын әйләндерә башлагач, тикше­рүчеләр Зайкинның  эзенә тиз төшәләр. Чөнки аны  Казан  кибетләре сатучылары моңарчы да берничә тапкыр әйбер урлаганда тоткарлаганнары булганлыктан, аны тиз таныйлар.  Зайкинның  эше Саба районы җәмәгать  судьясы тарафыннан  каралып,   ул РФ Җинаять кодексының 158нче  маддәсендә каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип табылды һәм суд залында ук кулга алынды. Урлашучыга тагын 9 ай  гомерен кырыс  режимлы  колониядә  үткәрергә туры  киләчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев