Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кичке уен” - музыкаль-уен программасы

Элек, борынгы заманда, әбиләребез кич белән бергә җыелганнар, нинди дә булса эш, бәйләү, эрләү һ. б. белән шөгыльләнгәннәр, җырлар, такмаклар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шулай итеп, вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәргәннәр. Һәм бүген, 28 ноябрь көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Кулларыңнан гөл тама» кул эшләре клубында катнашучылар өчен музыкаль-уен программасы үткәрделәр.

Чәй өстәле артында "Күбәләгем-түгәрәкем", "Җомга", " Нигә яңа йөрәгем?" җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Китапханәче Саба шагыйрәсе Ильмира Гыймаева "Ана бәхете", "Ана булып кара", "Әниләр" әниләр көненә багышланган шигырьләрен, шулай ук "Бишек җыры", "Бүген яшик", "Бәхет", "Теләк" шигырьләрен сөйләде. Шагыйрәнең шигырьләре тирән мәгънәгә ия, күңел тирәнлегенә үтеп керерлек. Безнең кул эшчеләребез шигырьләр тыңладылар һәм эш белән шөгыльләнделәр.  Чара барысына да ошады.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев