Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Кичке уен" проекты дәвам итә...

14 нче август кичендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән “Кичке уен” проекты кысаларында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” исеме астында кичке уеннар оештырдылар

 Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр.

Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышканнар- кавышканнар, күрешкәннәр, сөйләшкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Менә без дә бүген шушы матур болынга күңел ачарга, борынгы уеннарыбыз, җырларыбызны искә төшерергә җыелдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев