Команда, сыйфат, җаваплылык:  игенчелеләрнең саннарда һәм фактларда уңыш формуласы
Район яңалыклары

Команда, сыйфат, җаваплылык: игенчелеләрнең саннарда һәм фактларда уңыш формуласы

Сәхифәбез “Игенче” җәмгыятенә багышлана

“Игенче” җәмгыяте – 70нче-80нче-90нчы елларда игенчелектә иң югары культуралы хуҗалык дәрәҗәсеннән төш­мәгән данлыклы Киров исемендәге һәм "Ирек" колхозларының варисы ул. Яңа гасыр башында, һәркайдагы кебек, бераз торгынлык булып ала. 2016 елда “Игенче” җәмгыяте булып теркәлеп, генераль директор вазифасына Алмаз Зөфәр улы билгеләнгәч, яңа күтәрелеш чоры башлана. Шуннан соң булган үзгәрешләр Эзмә якларында күпләр өчен күктән төшкән бәхеткә әверелде.

Алда зур эшләр көтә

Алмаз Зарипов,

“Игенче” җәмгыяте җитәкчесе:

Безнең хуҗалыкка Эзмә, Шекше, Курсабаш  авыл  җирлекләре биләмәләрендәге 8  авыл  керә. Шулай ук  Сабадан, Шәмәрдән, Явлаштау, Тимершык, Олыяз,  Курсабаш авылларыннан, Арча районыннан килеп эшләүчеләр  дә бар. Хуҗалыкта  174 кеше ( терлекчелектә 86, игенчелектә– 88) эшли, шуларның  56сы  – хатын-кызлар.  Җәйге  чорда безгә көллият студентлары,  мәктәп  балалары да  булыша. Узган елда 23  укучы хезмәт чыныгуы алды. Төрле авыллардан килсәләр дә, эш  урыннарында аларны бер максатка тупланганлык  берләштерә.   Куелган бурычларга уртак тырышлык белән  ирешелә. Һәркемнең үз хезмәте, әмма ахыргы нәтиҗә ул – үстерелгән иген, җитештерелгән терлекчелек  продукциясе.

“Игенче”  җәмгыяте  уңганнары 2025  елны мәгълүм уңышларга ирешеп  төгәлләде.   Игенчелек тармагына   килгәндә, 1509 гектар  мәйданнан 58184 центнер ашлык  җыйналды. Бер гектардан  уңыш 38,6 центнер тәшкил итте,  ягъни 2024 елга  карата күрсәткечне 36 процентка  яхшырта  алдык.  Ягулык, ашлау  материаллары бәяләре  артуга  карамастан, бер центнер   ашлыкның үзкыйммәтен 10 процентка  киметүгә ирештек. Бөртекле культуралар сатудан керем 3 тапкырдан күбрәккә артты. Рентабельлелек субсидияләрдән тыш 23,4 процент булды. Бу барлык эшчеләрнең, Эзмә һәм Шекше бүлекчәләре агрономнарның, белгечләрнең кулга кул тотышып эшләү нәтиҗәсе.

Игенчеләр терлекчелек тармагы өчен мул азык та әзерли.  Хуҗалыкта  3591  баш мөгезле  эре терлек, шул исәптән 1329 савым сыеры бар. Аларның алдында көндәлек рационында билгеләнгән  азык булырга тиеш. Механизаторларыбыз шул максаттан  33699 тонна,  ягъни 2024 елдагыдан ике тапкыр  күбрәк сенаж, 18834 тонна сыйфатлы силос, барысы 155683 тонна коры һәм тупас азык  әзерләделәр.  Бер баш шартлы  терлеккә уртача 55,9 центнер туры килә. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекләргә көндәлек 132 сумлык ашатыла. Бу – былтыргыдан 25 процентка  күбрәк. Җитештерү 16 процентка артты. 2024 елда барысы 143,5 миллион  сумлык ит сатылды. Рентабельлелек 2024 елда нибары 1,3 процент булса, былтыр 14,4 процентка җитте. Гомумән, ит җитештерүдә соңгы ике елда уңай күрсәткечкә чыктык һәм шушы темпны арттыра бару максат итеп куела. Тармакны анализлау күрсәткәнчә, 2020 елда мөгезле эре терлекләрдән 4934 центнер  артым  алынган  булса, былтыр 7322 центнерга  җитте. Хуҗалык көтүне яңартудан соң калган таналарны сату белән дә шөгыльләнә. Хисап чорында аларны 116 баш сатып, 16,2 миллион сум керем алдык. Көтүдән аерып, Сәрдә фермасында үгезләр симертәбез. Дөрес балансланган рацион нигезендә аларның тәүлеклек артымы 1048 граммга җитте. 

Моннан тыш Түбән Утардагы фермада сарыклар тотабыз. Алардан 125 бәкәй  алып, елны 85 мең сумлык табыш белән төгәлләдек. Сарыкларның электрон учетын булдырып, беренче тапкыр 15 процент рентабельлелеккә чыга алдык.

Әлбәттә, хуҗалыкның, игенче-механизаторларның, терлекчеләрнең, белгечләрнең  бөтен эшчәнлеге савып  алынган сөттән күренә. 2025 елда сыерларның продуктлылыгын 11070 килограммга җиткереп, җитештерүне республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан куелган ел саен 5 процентка арттырып бару бурычын  үтәдек. Шулай ук сыерлардан 1704 үрчем алынуы да югары  күрсәткеч, тәүлегенә 25 бозау туган көннәр дә булды. Барысы 139381   центнер   сөт  (2024 елга карата –106%)  сатудан  565549 миллион сум акча кереме тәэмин ителде. Бу – узган елга карата 118 процент. Сөтчелек тармагын  22,1 цроцент рентабельлелек белән тәмамладык. 2020 ел  күрсәткече белән  чагышырганда көн саен 13,9 тоннадан  артык сөт савыла. Район буенча бу сан – иң югары күрсәткечләрнең берсе. Кулга-кул тотынышып башкарылган эш уңай нәтиҗәләрен ел саен биреп бара.  

Без 2019-2026 еллардагы күр­сәткечләрне анализладык. Мисалга, 2019 елда   көтүдәге буаз сыерлар 35 процент булса, әлеге күрсәткечне нормага –  55кә, теләккә  килгәннәрен  ачык­лауны 23тән 65, 17 айлык  таналарның буазлылык дәрәҗәсен 65тән 94 процентка, трег-Рейтны 10нан 30га күтәрә,  сервис-периодны,  киресенчә, 150дән 99 көнгә төшерә  алдык. 2019 елда әлеге күрсәткечләре тиешле нормадан шактыйга түбән  иде. Шулай  ук таналар 5  ел элек 17 айдан  каплатылса, былтыр 13  айга  калды. Уңайга  үзгәрешләр көтүдән рациональ файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирә.  Шулай ук бозаулаганнан  алып ташланганчыга  кадәр  чорда (лактация)  аз продукцияле сыерлар санын  киметү дә җитештерүдә  мөһим фактор булып тора. Хәзер  вакытта 6  мең литр сөт бирүче  сыерлар 11 процентны тәшкил итә.  Көтүне югары продуктлы сыерлар исәбенә яңартуга ирешү – өстәмә резервларны эшкә җигү булачак. Әлеге юнәлештә ирешелгәннәр 2019 елдан алып “Генетика-юг” компаниясе белөн эшләү нәтиҗәсе. Алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итү ниятендә торабыз.

Кыскасы, барлык тармакларның эшчәнлегенең ахыргы күрсәткече – елны 136,5 миллион сум табыш белән тәмамлау. Акча булу безгә матди-техник базаны тагын да ныгыту  чаралары күрергә мөмкинлек бирде. Төзелеш-ремонт эшләре  алып  баруга – 118652052, техника-җиһазлар алуга 70269 мең (лизинг  суммалары да кереп)  сум акча тотылды. Шекше бүлекчәсендә 300 башка исәпләнгән бозаулар торагы, ремонт мастерское, автоүлчәү, Өтернәс комплексына керү юлы, санүткәргеч,  сыек тирес чыгару өчен лагуна төзелде. Ор­лык склады, траншеялар, бозаулар тора­гы реконструкцияләнде. Эзмә авылы­­на элеккеге көнкүреш бинасы кунакханә итеп үзгәртелде. Аерым бүлмәләр кибет, массаж, тегү, матурлык салоны, логопед кабинетлары ачу өчен арендага бирелде. Беренче каттагы мәйданчыкка 64 бала бию түгәрәгенә йөри. Бинаны реконструкцияләү кеше­ләрне эшле дә итте.

Техника паркын яңарту максатында яңа “КамАЗ”лар, тракторлар, “Газель” автобусы, белгечләргә җиңел  машиналар, күп кенә тагылма агрегатлар  алынды. Хәйрия чарасы буларак, хуҗалык  көче белән Алан-Елга авылы зиратына ярты  километр арага вак таш (1,2 миллион  сумлык) түшәлде. 

Хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. 2025 елда  махсус эш  киемнәре белән тәэмин итүгә бер кешегә – 8361,  медицина күзәтүләре  үткәрүгә 3117 сум акча тотылды. Кырдагы эшчеләргә ашарга  чыгару  өчен  һәм  эшчегә махсус контейнерлар  алынды. Махсус  хәрби операциядәге  егетләргә 153 мең  сумлык гуманитар  ярдәм күрсәтелде. Территорияләрне җәен чәчәкләр, кышын  кар сыннары белән бизәүдә, Сабантуйга бирнә җыю чараларында, спорт  ярышларында хезмәткәрләребез зур активлык күрсәтә һәм район  күләмендә призлы урыннар яулый. “Игенче” хуҗалыгы хезмәтчәннәре намус белән эшли дә, матур ял да итә.

Халык әйтмешли, ашау  эш  калдырмый, ә буш  вакытларны  күңелле итеп уздыру – хезмәткә этәргеч. Ирешелгәннәр тынычланып калырга хокук бирми. Хезмәтне сөт сату бәяләренең кими баруын исәпкә  алып оештыру  сорала. 2026 елда 246,4 миллион  сумнан да  күбрәк терлек  азыгы  кирәк  булачагын бүгеннән исәпләп чыгардык.  Игенчелеләрне алда зур эшләр көтә.

Мал сау булсынга

Нияз Мирзагалләмов 2007 елда Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. “Әти-әни фермада эшләде, кечкенәдән аларга булыша  идек. Авыл кешесе мал асрап яши, бала вакыттан бирле терлек арасында чуалып үстек. Күңелгә иң якыны да шул булгандыр. Шуңа ветеринар һөнәрен сайладым. Эшемне  алыштыру турында  уйлаганым юк. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү – болар барысы да ветеринарлар җилкәсендә. Күбрәк профилактика юнәлешендә эшлибез. Вакцинация бозауларга 10  көннән башлана һәм календарь план буенча дәвам итә. Анасыннан күчкән иммунитет тотрыклы түгел. Шуңа күрә аны яшьтән үк ныгытырга кирәк. Әйтик,  1,5 айдан алып 6 айга кадәр – котыру, тилчә, себер түләмәсе, сальмонеллез (8-12 көннән кабат), колибактериоз, трихофитиягә каршы прививка ясала. Бозаулар сәламәт тусынга  һәм күп сөт бирсенгә каплатылган сыерлар атна саен УЗИ үтә, болар барысы да вакытында хәл ителеп бара. Бу эшләрдә учетчы Резеда Дәүләтшина, баш зоотехник Марс Вәлиевның ярдәме зур.   Ярдәмче  ветеринария табибы  Фәнис Ибраһимов, Гөлнәзирә Вәесова, мастит буенча  ветфельдшер Газинур Гомәров  белән ярдәмләшеп  эшлибез. Тояк  авыруларын ике ортопедыбыз  Айдар Хөсәенов, Радим Сабирҗанов дәвалый. Малың сәламәт булсын дисәң, аякларын карап торырга кирәк. Шул максаттан дезванналар – нәтиҗәле  чара. Тояк тырнаклар  кебек  үсеп  тора, аларны  квартал  саен кисү чарасы күрелә. Кисмәсәң, сыер дөрес баса алмый һәм аксый дигән сүз. Аяк сәламәт булу иткә, сөткә 10-15 процент үсеш бирә. Боларның барысы турында да генераль директорыбыз Алмаз Зөфәрович кайгырта”, – ди белгеч.

Мал табибларының хезмәте  җи­тештерү күрсәткечләрендә чагыла. Нияз Мирзагалләмов 2019 елда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсында катнашып «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә 1нче  сан­­­нарда һәм фактларда уңыш формуласы

Эш хакыбыз әйбәт

Гүзәл Каюмова сыер савучылар исемлегеннән берара “югалып” торды. Вакыт тиз уза. Инде Зәлиясенә дә 3 яшь тула икән. Ә Гүзәл кызына яшь  ярым булуга,  кабат  эшкә чыккан.  Анысы да,  ягъни балалар да  кирәк:  кем белә, бәлки Зәлия әнисенә алмаш булып  үсәр. Сыер  савучы һөнәре мактаулы ул, хезмәт хаклары  да әйбәт.   Иртән иртүк торуы гына читенрәк. 

Олы  Кибәче авылында  туган Гүзәл Каюмова анысына ияләнгән инде.  Хезмәтен  ару-талу белми 24  ел яратып башкара. Урта мәктәпне тәмамлагач та, 2002 елда фермага эшкә  килә. 2005 елда Иләбәр  егете белән гаилә коргач, эшен  “Игенче” предприятиесендә дәвам итә. Декрет  ялыннан  чыкканнан соң,   күп тә үтми, аны үз группаларының бригадиры итеп куйганнар. “Алисә Сабирҗанова, Лилия Зарипова, Зөлфирә Мәҗитова, Гөлия Гасыймуллина, Гөлүсә  Галиева белән 800  баш  сыер савабыз. Кабат  савылганнары белән меңгә җитә. Күләме 14 тонна да була, артып та  китә. Саву залын, аппаратларны чисталыкта тотабыз. Күңелеңне малларга  биргәч, мәшәкатьләр сизелми дә. Әнием дә сыер савучы  иде. Хезмәтем  авыр, башка эш сайлагыз, димәде. Сыерларны  яратам”, – ди  Гүзәл.

Каюмовлар хуҗалыкта гаиләләре белән эшлиләр.  Тормыш иптәше Дамир механизатор. Олы улы Илнур  шофер.

Гаилә белән

“Игенче” җәмгыятенең тагын бер спортчы егете Руслан Николаев исә “Игенче” җәмгыяте оештырылганнан  бирле эшли.  Хәзерге  вакытта зур  йөк  күтәрелешле  “Шакман” автомашинасын йөртә. Ул – көрәш  остасы, “Игенче” җәмгыяте эшчеләре  арасында  гел батыр  кала. Хезмәттә дә алдынгы. Былтыр 196919 тонна-километр  эш башкарган. “Шакман”да  дүртенче  елымны эшлим. Зур йөк  күтәрешле автомобиль, балчыкны 25 тоннага  кадәр  төятә алам. Шундый  егәрле техникада  йөрергә яратам”, – ди Руслан.

Николаевлар хуҗалыкка Сабадан  га­и­­­­лә белән  килеп эшлиләр.  Тор­мыш ип­­тәше Рания бухгалтерия хезмәт­кәре.

Аның да өлеше бар

Монда  барысы да бик гади: чиста тотылган  сыер гына  сөтен бетерми. Маллар пычранмасын  өчен шактый  чыгымнар   тотыла: саламны кырдан  кайтарып өсте  ябулы  урыннарда  сакларга  кирәк.  Пычкы  чүбен дә бушка бирмиләр. Хуҗалыклар моннан тыш сыерларның яткан урыннарындагы тизәкне кырып транспортерга төшерүчеләр,  ягъни скотниклар  да тота. Хезмәтләре  авыр  аларның, кул көче сорала. “Игенче”дә бу вазифаны башкаручылар  арасында  хатын-кыз – Гүзәл Рамазанова да бар. Ул аңарчы бозаулар  да тәрбияләгән,  сыерлар да  сауган. Кызлары да кечкенәдән әниләренә булышып үскән.  Хәзер  кечесе Резеда Өтернәс сөтчелек  комплексында  учет  эшен  алып бара һәм  көтү белән  идарә итә. Гүзәл Рамазанова пенсия  яшенә җиткәннән  соң  да, терлекчелек тармагының   күтәрелештә булуына  үз өлешен  кертә.  Хуҗалыкның  хисап җыелышында аңа Саба  муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

 

Туган як туфрагы кадерле

Нияз Галиев,

баш агроном:

“Игенче“ җәмгыяте – районда иң зур хуҗалык. Түбән Утар авылыннан  иң ерак басуга – бер чигеннән икенчесенә кадәр 22-25 километрга сузыла. Менә шул кырларда бөртекле-кузаклы һәм терлек  азыгы  культуралары үстерәбез. Зур гектарларда булмаса да, узган ел вика һәм тритикале игә башладык. Былтыр бөртекле культураларны киметтек, терлек азыгы, кукуруз мәйданнарын  арттырдык. 2024 елда көзге чәчүне кыска  срокларда башкарып  чыктык һәм  туфракны тирәнәйтеп эшкәртү планын  артырып  үти  алдык. Терлек  азыгы культуралары структурасында 87 процентын люцерна (1322 га.) биләп тора. Җәй  явымлы  килгәндә шулкадәр  мәйдандагы массаны, сыйфатка зыян  китермичә,  җыеп  алу  кыен. Шуңа  күрә башка төр культураларны әйләнешкә кертү турында  уйланабыз.  Былтыргы уңыш өчен гектарына тәэсир итүче  матдәләрдә 69,7  килограмм  ашлама  кертелде. Аның үләннәргә  йогынты  көче  артуында  яңгыр да зур роль уйнады. Чөнки ашламаны тагын да күбрәк  керткән еллар булса да, былтыргыдай уңыш җыелганы юк  иде. Язгы чәчүгә җир әзерләүдә гидравлика җайланмасы урнаштырылган 4 тырма агрегаты эшләде. Быел тагын 4 шундый тырма ясарга ниятлибез. Чәчүдә ике комплекс, ике “СЗ-3,6” агрегаты  катнашты. Үсемлекләрне тәрбияләү агротехник срокларда  үткәрелде. Хәзер кырларны биш тапкыр эшкәртмәсәң игеннәрдән мул уңыш  алып  булмый. 2025 ел моның зарурлыгын аеруча күрсәтте. Үсемлекләрне  чүп үләннәренә, авыруларга, коткычларга каршы чара күргәннән, яфрактан тукландырырганнан  соң,  яңгырлар безгә бишенче тапкыр  басуга  керергә мәҗбүр итте. Шунсыз авыруларга   каршы тора  алмас идек. Игеннәрне  урып-җыюны 25 июльдән башлап 3 сентябрьдә тәмамладык. Кырларга 4 комбайн, 2 үзйөрешле  чапкыч, 4 автомашина чыкты. Ындыр табагында “М-819” киптергечле ашлык чистарту  комплексы тәүлек буе эшләде. Аның аша барысы 6102,2 тонна  бөртек  узды. Көзге  арышның гектарыннан  – 28,1, бодайдан – 49,3, тритикаледан – 52,9, язгы бодайдан – 35,5, арпадан – 43,7, солыдан – 44,6, викадан 34,6  центнер  уңыш  алынды. Бер центнер ашлык үстерүгә 797 сум чыгым тотылды, рентабельлелек 28,4 процент тәшкил итте.  Былтыр 622 гектарда көзге  чәчүне 24 августтан башлап 10 сентябрьдә тәмамладык. Арышны  чәчү әйләнешеннән  чыгарып, төп басымны көзге бодайга  ясадык. Уҗымнар тиешле шытым  алып, кышка керде. Сакланышы яхшы, диясем  килә. Сабан культураларына тиешле күләмдә симәнә тупланды һәм 5,64 миллион  сумлык сата да  алдык.

Хуҗалыгыбыз әлеге юнәлештә  агымдагы  елда да  эшләүне дәвам итү бурычын куйды. Йөз гектарда  көнбагыш  үстерү, орлыкка кандала үләне (донник) игү планлаштырыла.

Нияз Галиев. 1985 елда туган. Эзмә урта мәктәбен тәмамлаганнан   соң, 2003 елда Казан дәүләт аграр университетына  укырга  керә.  Галим агроном-эколог белгечлеге  ала.  2007 дә туган  авылында практика  уза. 2008 елда  хезмәт юлын бригадир-орлыкчы вазифасында башлый. Егерме  елга якын эшчәнлегендә тугын  як туфрагының уңдырышлыгын   күтәрүгә лаеклы  өлеш кертте.  Авыл хуҗалыгы җитештерүендә озак еллар намуслы хезмәте  өчен  Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек   министрлыгының Рәхмәт хаты, Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2024 елда республика   күләмендә Казанда  үткәрелгән “Уңыш-2024” бәйрәмендә катнашты.

Үз эшенең остасы

  Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән  бүләкләнүчеләр арасында игенче-механизатор Ленар  Зарипов та бар. Аңа “Т-150” тракторы һәм “Акрос-550”  комбайны ышанып тапшырылган.  2009 елда  армиядән  кайтканнан бирле техника иярли. Без аның белән кыр эшләре вакытында ел саен диярлек   очрашабыз. Быел урып-җыюда  Әнәс Рәхмәтуллин, Илнар Яруллин,  Исмәгыйль Газизов белән эшләделәр. Ленар барысы 1912 тонна  ашлык  суктырып, икенче  күрсәткечкә иреште.  

 “Авылдашым үзенә тапшырылган техниканы  биш бармагы кебек белә. Эшенә җаваплы  карый, төгәллек   күрсәтә. Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була”, – ди баш инженер  Ильяс Әскәров аның турында

Ленар Зарипов  хезмәттә генә түгел, ял иткәндә дә бик актив егет. Авыл Сабантуйларында кул көрәштерү остасы, капчык  сугышында  аңа тиңнәр  юк.

 

 

 


Нет комментариев