Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коронавирус: безнең якларга карама вирус!

Районыбызда коронавируска бәйле тотрыклы вәзгыять саклана.

Район үзәк хас­таха­нә­сеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча,  районыбызда әлеге куркыныч чир белән авыручылар теркәлмәгән. Бүгенге көндә   чит илләрдән кайткан 9 кеше табиблар күзәтүе астында тора.  Район үзәк хас­таханәсеннән хәбәр итүләренчә, пациентларны өйгә килеп дәвалау режимы дәвам итә. Авыру билгеләре күзәтелгән очракта (югары температура, ютәл, һ.б)  участок табибына яисә 2-35-40 телефоны буенча регистратурага хәбәр итүләре сорала. Районыбызда әлеге куркыныч авыруны булдырмау,  аның таралуына юл куймау өчен күптөрле өстәмә чаралар күрелә.

Шулай ук 70 яшьтән узган,  туганнары булмаган, ялгыз өл­кән­нәргә ярдәм итү йөзеннән «Балкыш» халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзә­гендә (2-28-82) һәм муниципаль район Советында (2-34-44) «Кайнар линия»   эшләвен хәбәр иткән идек. Районыбызда   коронавирус белән бәйле вәзгыятьтә ярдәмгә мохтаҗлар әлеге хезмәт аша үзләренә азык-төлек, дарулар буенча мөрәҗәгать итә алалар.   Шалтыратулар атнаның һәр көнендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Бүгенге көндә ике ноктадагы  «Кайнар линия» хезмәте аша  Саба шәһәр, Шә­мәрдән, Икшермә, Иштуган, Мишә җир­лекләреннән 21 кеше  әлеге хезмәттән    файдаланган.

Социаль хезмәт­кәр­ләр ярдәме  белән бергә, районыбызда   волонтерлар хезмәте дә яхшы оештырылган.  «Илкүләм сынаулы бу чорда, без, волонтерлар,  социаль хезмәткәре  булмаган ялгыз өл­кәннәргә,  мох­таҗларга бик теләп ярдәм күрсәтәбез. Махсус «волонтер» дип язылган футболкаларыбыз өлкәннәргә ярдәм итүчеләр икәнлегебезне аң­лата.  Бу көннәрдә хастаханәгә төрле хроник авырулар өчен кайтарылган даруларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп тапшырабыз.  Шулай ук  төрле «Кайнар линия» аша килгән мөрәҗәгатьләр буенча өлкәннәрнең үтенечләрен үтибез.  65 яшьтән өлкәннәр өчен  Шәмәрдән буенча биш волонтер  билгеләнгән», - ди Шәмәрдәннең ирек­ле волонтерлар үзәге координаторы  Алисә Гомәрова (фотода).

Коронавирусның таралуына юл куймас өчен һәркемнән уяулык һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.   Игьтибарлы һәм ихтирамлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев