Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КӨЗГЕ МУЛЛЫК ТАНТАНАСЫ

18 сентябрьдә Сабада көзнең тәүге ярминкәсе гөрләде.

Аның эш көне тәмамланыр алдыннан башлануы  халык өчен тагын да уңайлы булды.  «Көн дә эштән кайтышлый кибетләргә сугылмый калмыйбыз,   бу юлы туры ярминкәгә  килдек», – диеште хуҗабикәләр. Сатуда, дөрестән дә,  җаның ни тели шул бар иде.  Көзге муллык сәүдә рәтләренә күчеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, продукцияләрне  сатып алучыларга мулдан  тәкъдим иттеләр. Чананы җәйдән кайгырт дигәндәй,  хәстәрле хуҗалар яз башында алыначак кош-кортларга азык запасын да бүгеннән әзерләп куйды.  «Игенче» хуҗалыгы, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе алып килгән капчык-капчык ашлыкны халык чират торып алып бетерде. Хуҗалыклар   бодайны – 9, арпа-солыны – 8, борчакны 10 сумнан сатты.   Күпләргә җитми дә калды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев