Көзге муллык тантанасы
Авыл җитештерү тармагы гына түгел, ул – яшәү рәвеше
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Әлеге тармак район икътисады өчен иң мөһим эшчәнлек төре. Аграрийларыбыз бәйрәмгә күркәм эш күрсәткечләре белән килә. Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 38,4 центнер ашлык алынды, тулай җыем 81841 тонна тәшкил итте. Иң мул уңыш “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында булды (58,1 ц.). Ферма эшчәннәре 932731 центнер сөт (2024 елның шушы чорына карата –4%), 40560 центнер терлек ите (5%), 77701 центнер дуңгыз ите җитештерде. Бер баш шартлы терлеккә уртача 41 центнер азык берәмлеге тупланды. Ирешелгәннәрдә хезмәте авыл хуҗалыгына бәйле һәркемнең өлеше бар. Узган атнада шулар арасында иң алдынгыларны республика күләмендә узган чарада Казанның “Экспо” үзәгендә хөрмәтләделәр. “Уңыш-2025” бәйрәмендә “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин, “Саба” җәмгыяте директоры Адель Билалов, машина йөртүчеләре Рөстәм Хөсәенов, Дамир Исмәгыйлов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, “Курсабаш” җәмгыяте тракторчысы Динар Әкбиров, “Нырты” предприятиесе механизаторы Илнур Дәүләтов, “Шытсу” предприятиесе механизаторы Хаҗип Дәүләтшин катнашты. Делагация составында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, финанс-икътисад бүлеге начальнигы Алинә Хәбибуллина, һәм агросәнәгать ветераны Әскәр Фатыйхов та бар иде. Бәйрәмдә әйтелгәнчә, быел республика кырларында 4,5 миллион тонна ашлык үстерелгән. «Бу – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребезнең профессиональлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе, моның өчен аларга зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. Бәйрәмгә баручыларның эш күрсәткечләренә тукталсак, Рөстәм Хөсәенов “Саба” җәмгыяте бригадаларында урып-җыю чорында “КамАЗ”да 7065 тонна ашлык ташыган. Дамир Исмәгыйлов “КамАЗ”да хуҗалыкларның амбар биләмәсендә 26155 тонна бөртек күчергән. Динар Әкбиров “Тукано-430” комбайнында 15760 центнер ашлык суктырган. “Быел 14нче сезонымны эшләдем. Көненә уртача 14-15 бункер уңыш җыйнадым. Әтием комбайнчы иде. Аңа ияреп 6нчы класста укыганда ук кырга чыга башладым. Шуннан бирле техникадан аерылган юк. Җирне яратсаң, хезмәттә сынатмыйсың”,– ди ул. Динар комбайнга утырганчы “К-742” тракторында язын сабан культуралары чәчә, көзен җир эшкәртә. Ел әйләнәсе Арташ терлекчелек комплексында малларны азык белән тәэмин итүче Илнур Дәүләтовка июль аенда 60 яшь тулган. Быел аңа яңа “Беларус” тракторы бирелгән. Шуңа тагылган фронталь “КУН-10” үзтөягече белән 365 көн хезмәттә ул.
Татарстан Рәисе сөт җитештерү буенча республикада лидерлыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Һәркөнне дүрт йөз тоннадан артык савым тәэмин итүче лидерлар арасында Саба районы да булуы куанычлы. Районда сөт җитештерүдә алда баручы фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнде.
Бәйрәм уңаеннан аграр тармакка кайбер нәтиҗәләр ясалса да, кырларда эш әле дәвам итә. Әйтик, агымдагы атна башында “Ягуар”лар “Мәртен” агрофирмасы, Юлбат бүлекчәсе кукуруз мәйданнарына күчкән иде. Фәнил Рәхимуллин үзенең техникасын Курсабаштан, Хәлил Имамиев Сатыштан алып килгән. Ә Зөфәр Мәҗитов “Ягуар”ы белән Юлбат бүлекчәсендә дымлылык күрсәткече белән исәпләгәндә 8840 тонна кукуруз төяп озаткан. 1978 елдан башмаклы тракторда эшли башлаган ветеран 500 гектарга якын мәйданда кукуруз уруны ел саен берүзе башкарып чыга. Масса хуҗалык траншеясына ташылганда “КамАЗ” шоферлары Расих Фатыйхов, Фаил Мансуров, Илнур Сәхәбиев, Илнар Тимергалиевка көненә 80-90 рейс ясаткан ул. “Үзебездә силос 310 гектардан салынды, калган 170 гектарның уңышы “Иген” азык цехына кайтарыла. Инде аз мәйданнарда гына эш калып бара”, – диде агроном Фидаил Хисамиев.
Эше барның ашы бар, диләр. Комбайнчылар арасында хезмәтләре өчен 4 тоннага кадәр бушлай ашлык алучылар булды. Район буенча игенчеләрне хөрмәтләү тантанасы соңрак – кыр эшләре тулысынча тәмамлангач үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев