Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпне күргән аналар

Бу көннәрдә Түбән Симет авылында яшәүче Рәзифә Заһир кызы Шакирҗанова – 95 яшь һәм Яңа Мичәндә гомер кичереп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә балалары тәрбиясендә яшәүче Саймә Сәетгәрәй кызы Хәсәнова 90 яшьлек олуг юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатына ия булдылар.

Рәзифә Шакирҗанова Миңгәрдә гаиләдә икенче бала булып туган. Аңа 10 яшь тулгач, әтиләре вафат була, әниләре 4 баланы ялгызы аякка бастыра. Рәзифә апа 14 яшеннән дуңгызчылыкта эшли башлый. «Тимершык басуыннан көннең нинди булуына карамастан, капчык белән кибәк ташып ашата идек», - дип искә ала ул. Сугыш чорында 15 яшьлек булган кыз фермада сыерлар сава, аннары бозаулар карый. 1966 елда Түбән Симет авылы егете Дәүләтҗанга кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара. Рәзифә һәм Дәүләтҗан Шакирҗановлар 55 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар атна саен кайтып әти-әниләренең хәлен белеп, булышып торалар. Кышкы айларда әти-әниләрен үз яннарына алып китеп тәрбиялиләр Ике оныклары бар.

Саймә Хәсәнова Яңа Мичән авылында гаиләдә өлкән бала була. Барлыгы 2 генә сыйныф белем алырга туры килә. 2 сыйныфта укыганда ферма үгезе сөзеп, авырта башлый. Тернәкләнеп аякка баскач, авылда төрле эштә эшли. Әтисе сугышка алына, тормышны алып бару тагын да кыенлаша. 10 яшьтән авыл хатын-кызларына ияреп урман кисәргә йөри. Ләкин анда да хәсрәт сагалап тора, өстенә агач авып, бик озак хастаханәдә ята. Аякка баскач, тагын фермага эшкә килә. 1966 елда эссе суга пешеп, яңадан хастаханәдә озак вакыт дәвалана. Авылдашы Хөсәенгә кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы фермада маллар карый. Бүген балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә яши.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев