Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукмарага сәяхәт

Сентябрь аеның матур бер көнендә без, “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүче авылдашларыбыз белән Кукмара районына юл тоттык. Максатыбыз: мәдрәсә тарихын, анда белем алган шәкертләрне барлау, исемлекне тулыландыру.

Йосыф хәзрәт кызы Рәхимә апа Абдуллина белән очрашу өчен мәчеткә бардык. Йосыф хәзрәт Саба районының Сабай авылында туа. Сатыш мәдрәсәсендә белем ала. Кукмарада мәчет төзелешен башлап йөри. Рәхимә апа безгә әтисенең тормыш юлы турында сөйләде, музейга экспонат итеп Йосыф хәзрәт киеп йөргән чапанны бүләк итеп тапшырды. Шулай ук Кукмара тарихын барлаучы, күп кенә китаплар авторы Фәрит Вәлиев, Киров өлкәсенең Пенәгәр авылы имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов белән дә очрашу насыйп булды безгә. Үзләренең чыгышларында алар тарихны өйрәнү, китап язу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар бүгенге көндә авылларның метрика китапларын уку белән шөгыльләнәләр. Кукмара районыннан булган, Сатыш мәдрәсәсендә белем алган имамнар исемлеге белән дә таныштырдылар.

Хаҗи Насыйбуллин турында мәгълүмат туплау өчен юлыбызны Зур Сәрдек авылына дәвам иттек. Биредә безне Рәмзия апа Хөсәенова белән мәдәният хезмәткәрләре бик җылы каршы алдылар. Рәмзия апа авылдан чыккан байлар, аларның ни белән шөгыльләнгәннәре турында сөйләде, мә­дәният йортында урнашкан музей бе­лән таныштырды. Бу авылда сарык асрау, йон җитештерү белән берничә кеше шөгыльләнгән. Шулар арасыннан Хуҗа Насыйбуллин безнең якларга да йон җыеп, эшкәртү максатыннан килеп чыга.  Авылда йон тетү цехы ача, мәдрәсә бинасын төзетә.  Сатыш авылында безнең якташыбыз шундый күркәм бина салдырганын белеп, без бик горурланып яшибез,  диләр Сәрдеклеләр.

Мәчкәрә авылында безне имам-хатыйб Мөнир хәзрәт Йосыпов каршы алып, зиратта төзекләндерелгән борынгы кабер ташлары, аларны ничек ел саен яңартып торулары хакында сөйләде. Бу эшкә авыл халкы, мәктәп укучылары да бик теләп катнаша икән.

1791 елда сәүдәгәр Габдессәләм Үтәмишев салдырган җәмигъ мәчете, шулай ук Гали һәм Исмәгыйль Үтәмишевлар йорты,  аларның тарихлары белән дә таныштык. Кукмарадан без кирәкле мәгълүматларны барлап, район турында тагын да күбрәк белеп, бик ошатып кайттык.

Экскурсияләрне оештыруда безгә һәрчак  мәдәният бүлеге начальнигы  Рөстәм За­һи­дуллин һәм музейлар системасы җитәкчесе Рафаэль Шәмсетдинов  зур ярдәм күрсәтәләр. “Яшен” җәмгыяте биргән автобус шоферы Равил абый Гарипов та безне бер дә авырсынмыйча, барасы җиребезгә бик теләп йөртте.

 Гөлгенә Шәрифуллина,

Сатыш авылы мәдрәсә  музее хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев