Күңел матурлыгы бизәкләрендә чагыла
Район яңалыклары

Күңел матурлыгы бизәкләрендә чагыла

Күз явын алырлык зәвык белән чигелгән сөлге-кулъяулык, альяпкыч-түшлекләрне күреп кайсы хатын-кыз гына сокланмый икән?! Халкыбызның милли бизәкләре чагылган әлеге матурлыкны булдыручылар, алтын куллы тегүче, чигүчеләр Явлаштау авылында да байтак. Бәйрәм алды көннәрендә шундый уңган ханымнарның берсе – Тәгъзимә Галиеваның кул эшләре белән танышып кайттык.

Туган төбәге Явлаштау табигатенең матурлыгына, хал­кы­ның күркәмлегенә сокланып үскән кызның күңеленә матур бизәкләр гүя кечкенәдән уела.  Ә  җанга  сеңгән  матурлык эчтә генә кала алмый, ул берәм-берәм матур эш­ләнмәләргә әйләнә. Берсеннәнберсе соклангыч кул эшләренең һәрберсендә дә Тәгъ­зимә ханымның күңел матурлыгы, йөрәк җылысы чагыла кебек.

Тәгъзимә Габделгазе кызы хатын-кыз бәхетен дә, хезмәт  куанычын да туган авылында таба. Явлаштау сигезьеллык мәктәбендә белем алганнан соң, Кукмарага йөреп урта  мәктәпне тәмамлый. Яшьлекнең иң гүзәл чоры – 1987 елда авылдашы Минзаһит исемле егет белән гаилә коралар. Аның 1989 елдан 2024 елга кадәр бөтен тормышы авыл китапханәсе белән бәйле.

“Минем олы хезмәт юлым 1989 елдан башланып, 35 ел дәвам итте.  Авыл китапханәсендә мин укымаган китап аз калгандыр. Шуңа да бу өлкәгә кереп китү миңа бик җайлы, җаным өчен рәхәт эш булды.  Соңрак  Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлавым да хезмәтемә зур ярдәм итте. Авылда китап яратучылар бик күп иде. Районыбызның бөтен авылларында да “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәләре оешып, матур гына эшләр башкардык. Ул авылыбызның уңган-булган 13 хатын-кызын берләштереп, төрле   кул эшләре белән шөгыльләнә башладык. Гомер буе хыялда булган чигү эшләренә мин шушы вакытта керештем. Чөнки күп бәйгеләр игълан ителеп, без аларның барысына да катнашып бардык. Бер елны “Җиңү кулъяулыгы”, алдагысында намазлык, сөлге, яулыклар чиктек. Кул эшләрем белән беренчелекне яулау миңа тагын да рухланып эшләргә көч-куәт бирде”, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Әлбәттә, башкаларны нәрсәгә дә булса җәлеп иткәнче, иң элек үрнәк күрсәтергә, иң беренче үзеңә янарга кирәк. Тәгъзимә  Габделгазе  кызы  да  үзе артыннан башкаларны ияртә белеп, халык белән кулга-кул  тотынышып эшли. Китапханәче халыкны  китап  белән  тәэмин итүче  генә түгел. Бу хезмәт вазифасының  бер өлеше генә. Төрле истәлекле даталарга чаралар, күргәзмәләр,  Сабантуй бәйрәмнәрен, оештыру, җәмәгать эшләрендә катнашу, кыс­касы, алар җилкәсенә күп төрле эш йөкләнгән. Китапханәчеләр халкыбызның милли мирасын саклап, килер буыннарга тапшыруда да зур эш башкаралар. Тәгъзимә ханым ике  ел элек лаеклы ялга чыкса да, һаман да шул рух белән яши, дөресрәге, буш вакыты күп булу аның гомере буе хыялында йөрткән кул эшләре белән шөгыльләнергә тагын да  мөмкинлек кенә  өстәгән.  Элек күбрәк кул эшләренә хезмәте кушканга тотынса, бүген күңеле  кушканга эшли. Быел да район китапханәсе тарафыннан “Сабаның мамык мендәрләре” дип аталган бәйге игълан  ителгәч,  Явлаштауның уңган апалары берсеннән-берсе матур мендәрләр чигәргә алыналар. Тәгъзимә ханымның күз явын алырлык матур чигүле мендәре I урынга лаек дип табылган. Моннан  40  ел элек булачак  тормыш иптәше Минзаһит абыйга бүләк иткән чигүле кулъяулык бүген дә иң кадерле яшьлек истәлеге булып саклана. “Куен кесәсендә генә йөрткән ул аны”, – дип елмая Тәгъзимә ханым. Алар өч бала тәрбияләп үстереп, бүген уллары Зөлфәт – Казанда, Зөһрәләре Сабада матур гаиләләр төзеп,  әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Төпчекләре Айзилә  кечкенәдән әнисе үрнәгендә кул эшләренә һәвәс булып, бүгенге көндә Казан технология һәм дизайнерлар көллиятендә II курста  белем ала. Айзилә киләчәктә  затлы киемнәрне милли төсмерләр белән бизәү турында хыяллана. Төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, инде зур уңышлары да бар. Әни кеше бүген кызыннан киңәшләр сорап, үзе белмәгән күп яңалыкларны үзләштерә. “Айзилә белән авырлы вакытта әнием төш күргән. “Кызым, кыз балаң туа, кулыма чиккән әйберләр төрелгән төргәк бирделәр. Кул эшенә бик оста булыр”, – диде. Әниемнең юравы рас килде, нәкъ шулай  булды. Без Айзилә кызым белән бергә чиктек, бергә тектек. Хәзер дә кызым: ”Әни, мин синең күпме материалларыңны бозып әрәм иттем, син сүз әйтмәдең, әмма мин шуның белән эшкә өйрәндем”, – ди. Үзем эшләгән чорда “Ак калфак”ка йөрүче 13 апага да Айзилә сумкалар  тегеп, һәркайсы аңа үзенә ошаган бизәкне чикте.  Төрле бәйрәмнәргә килгән чакта кирәкле әйберләрен шул сумкаларга салып йөртәләр. Миңа кадәр дә авыл апайлары бик матур итеп чигәләр иде. Лаеклы ялга чыгып, мин дә иркенләп шушы эшкә тотынсам иде, дип хыяллана идем. Аллаһка шөкер, ул көн миңа да килде. Җаным теләгән эш белән шөгыльләнеп, шуның белән күңелемә рәхәтлек алам. Кичләрен утырам, тыныч булган чакта эшләргә рәхәтрәк. Мине лаеклы ялга чыкканда башлангыч сыйныф укытучысы Марсилә Шакирова алыштырды. Бүген дә берләшмәгә бик яратып йөрим. Һәр чарага теләп катнашам. Китапханәдән эштән китсәм дә, аннан аерылганым юк”, – дип сөйли Тәгъзимә ханым Галиева.  Ул үзенең эшен оста оештыручы Марсилә ханым дәвам итүенә чиксез шат. Тәҗрибәле остаз һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп, һәр яңа башлангычка теләктәшлек күр­сәтә.

Тәгъзимә апа Галиева бизәк­ләрне артык җете булмаган, үзе әйткәнчә, кычкырып тормаган төсләрдән чигәргә ярата. Бу аның йомшак,  тыныч, басынкы табигате белән дә бәйледер.  Шуңа да һәр кул эшеннән җылылык, нур бөркелеп тора. Милли бизәкләрне ачык җепләр белән бизәсә дә, күңеленә холкы кебек тыныч төсләр якын аның.  Чигүченең күзе матур бизәкләрне теләсә кайдан эләктереп ала. Кул эшләрен киштәдә кадерләп саклаганчы, аларның кемгә дә булса хезмәт итүләрен ярата.  Кирәк иде дип, сорап килүчеләргә һич каршы килә алмый. Тик ни гаҗәп, бер чиккән  бизәк икенче юлы алай килеп чыкмый. Моны әңгәмәдәшем күңел халәте белән дә бәйли. Төп илһамландыручылары – балалары,  шул ук вакытта иңне-иңгә куеп яшәгән ире – 43 ел тракторчы булып лаеклы ялга чыккан Минзаһит абыйның “матур булган” дигән сүзе дә иң зур бәягә тиң. Шулай ук өлкән яшьтәге әнисе, туганнары исән-сау булып, бер йодрык булып яшәүләрен иң зур бәхеткә тиңли.

“Милли бәйрәмебез – Сабантуйлар якынайган саен күңел үзеннән-үзе ниндидер әзерлек кичерә башлый. Эшләгән чорда  бирнә җыюдан башлап, Сабантуйны уздыруның күпмедер өлеше безнең өстә була иде. Клуб мөдире Гәүһәрия Әхмәтҗанова белән бергәләп, бик матур итеп эшләдек. Иң элек яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләрен барлый идек. Бер елны Сабантуй мәйданында берләшмәгә йөрүче апайларның сөлгеләреннән күр­гәзмә оештырдык. Барлыгы 19 сөлге чигелеп, бик матур милли бизәк өстәгән иде. Хәзер дә бәйрәм якынлашкан саен күңел җилкенеп, бәйрәм рухы белән яши. Сабантуйлар һәр өйгә тынычлык-иминлек ке­нә алып килсен”, – ди Тәгъзимә ха­ным.


Нет комментариев