Полиция хезмәткәре балаларга тиешле кагыйдәләрне аңлатты
Тимершык урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция участок уполномоченные Марат Гатин белән очрашу узды. Укучылар мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда һәм шулай ук мәктәптә янгын куркынычы һәм янаулар вакытында үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.


Нет комментариев