Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Күршеләр — иң якын кешеләр»

Авылларда урам концертлары дәвам итә

 Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Коммунальная урамында яшәүчеләр өчен «Бергә булыйк,күршеләр» дигән урам концерты оештырдылар. Ул чын бәйрәм төсен алды. Мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга моңлы җырларын бүләк иттеләр, кызыклы уеннар белән күңелләрен күтәрделәр.  Кичә тәмамлангач та халык озак кына таралышмады, рәхәтләнеп аралашты,  тәэсирләре белән уртаклашты. Мондый концертлар башка урамнарда да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев