Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күзгә күренмәс дошманга каршы

26 апрель – Радиация фаҗигасе һәм һәлакәте корбаннарын искә алу көне

Россиядә 26 апрель  Радиация фаҗигасе һәм һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак  билгеләп  үтелә. Әлеге дата күпчелек очракта 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау белән бәйле. Ә 1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – “Маяк” җитештерү берләшмәсендә килеп  чыккан фаҗига сирәгрәк  искә  алына.  Гомумән, әлеге һәлакәткә “яшерен” грифы куела. 1989 елга кадәр хакимият бер сүз дәшми, рәсми белдерү ясамый. Бары 1989 елда гына халыкка  фаҗига турында рәсми җиткерелә. Шулай итеп, Чернобыльгә кадәр СССРның радиация нәтиҗәләрен бетерү тәҗрибәсе була  инде.  1957 елда меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә. Безнең районнан да  ул елларда  армиягә алынган солдатлар Чиләбе җирендә хезмәт итә.

Шуларның берсе – Олы  Шыңар  авылында   яшәүче Әдһәм  абый Ахунҗанов. “1957 елның декабрендә  мине авылшашым Гыйльметдин Сафин  белән Совет Армиясе сафларына алдылар. Икебезне дә Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" берләшмәсенә җибәрделәр. Урал тавы күренеп тора, итәгендәге урманнар, ә агачлар шәп-шәрә, хәтта  печән дә үсми торган җир иде. Фаҗига урынында меңнәрчә кешеләр белән бергә солдатлар да эшләде. Нурланыш алуның никадәр куркыныч икәнлеген безгә ныклап аңлатып тормадылар, билгеле.    Зарар­ланган зонага  кергәндә өс киемнәрен  алыштырып,  авыз-борынга респиратор киябез. Кесәдә –шәхси дозиметр, күпме  нурланыш  алганыңны шуннан белеп  була. Со­ңын­нан  ул прибор юкка  чыкты. Радиация зо­насы объектларга бүленгән. Пропуск белән генә керәсе.  Мин күбрәк 22нче һәм 82нче объектларда эшләдем.  Биш минут кына то­рырга  яраган урыннар  да бар  иде. Чыкканда душта коенасың. Киенгәнче ниндидер аппарат алдына бастырып кул-аякларын, гәү­дәне тикшерәләр  иде. Зарарлы пычрак күп  эләккән  урынны   күрсәтеп  кызыл лампочка  яна икән,  махсус  сыекча белән кабат юынасың. Аннары  үз киемеңне киеп казармага  кайтасың. Безнең  Гыйльметдин Сафин белән караватлар  да рәттән  иде.  Күзгә   кү­ренмәс дошман белән 3 ел  көрәшкән  кеше мин”, – дип  сөйләде Әдһәм  абый. 

Аларны хәрби  хезмәт срогы тулгач,  кайда булганнарын  25 ел сер итеп сакларга  ку­­шып, 7 урынга  кул  куйдыртып кайтарып җибәрәләр.  Җәһәннәмдә булганын әнисенә дә әйтми. Әдһәм абый күбрәк  төзелештә эшли. Кече  Шыңар мәдәният  йорты бинасы, терлек тораклары аның  көче  кергән объектлар.  Инде Төрек-Тәмте авылы  кызы Мәсгүдә белән гаилә корганнарына да 60 ел  узган. Өч бала – бер  ул, ике  кыз үстергәннәр. Инде оныкларының балалары бар. Кайда хезмәт иткәнлеге турында хатыны да, төпченүчән балалары да берни  белми. “Бераз салса,  кайда хезмәт иттең, дип сорый  идем. Андый вакытта телнең  чишелә торган гадәте бар. Әмма әти хәрби серне саклый белде, ялгышып та берни  сөйләмәде, кул  куйган кеше мин дия иде”, – дип сүзгә кушыла улы  Әнәс  Ахунҗанов.

Гомумән, Чернобыль фаҗигасенә кадәр “маяк”чыларның барлыгын белмиләр. Алар бернинди ташламадан файдаланмыйлар. Сә­ла­мәтлекләре турында  аерып алып кайгыртучы булмый. “Хәзер баштан  алып  аякка  кадәр авыртмаган  җир юк. Шул радиация зыяныдыр инде,  яшь тә бара бит”, – дип үзендәге чирләрне төгәл диагнозы белән  санап  китте Әдһәм Ибраһим  улы. Шулай да яшенә  күрә сөбханалла әле ветеран.

Әдһәм абыйның теләге бер: "Маяк"тагы, Чернобыльдәге кебек фаҗига бүтән беркайчан да кабатланмасын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев