Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Квест-уен «В поисках сокровищ»

Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Ямьле Саба» яр буенда «В поисках сокровищ» дип исемләнгән квест-уен үткәрде. Мавыктыргыч чарада «Книголюбы» клубының яшь укучылары катнашты. Бергәләп картаның ертылган өлешен табарга, аны җыярга һәм хәзинәләрне эзләргә туры килде. Балалар пиратлар җитәкчелегендә сәяхәткә киттеләр.

Аларны бик күп сынаулар көтте. Каршылыклар зонасын узарга, шифрларны чишәргә, үз осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтергә тырышырга туры килде. Бердәм көч белән хәзинәле сандыкны казып алып хуҗасына кайтарып бирделәр.

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев