Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбаш авылында Хач ману бәйрәме узды

Хач ману – христаннарның Раштуа кебек үк зурланучы бәйрәмнәренең берсе. Ул 30 яшьлек Иисус Христосның Иордан елгасы суларында чукынуы хөрмәтенә үткәрелә. Хач мануны безнең районда Кырбашта яшәүчеләр 18 гыйнвар кичендә билгеләп үтте.

Бәйрәм өчен авылдан 500 метр чамасы ераклыкта, тимер юлның аръягында махсус урын әзерләнгән. Автомобиль юлы юк, җәяүле сукмагы ясап, карга бата-чума керергә кирәк. Әмма юлсызлык изге йоланы үтәргә теләүчеләрне туктатмый. Хәтта хатын-кызлар кечкенә балаларын күтәреп тә килгәннәр иде бирегә. Хач ману үткәрү урынын төзекләндерүгә Шәмәрдән эшмәкәре Александр Соловьев иганәчелек иткән. Чишмәгә килеп җитү өчен биек ярга беркетелгән тимер баскычлардан төшәргә кирәк. Аяк астына такта идән түшәлеп, иркен мәйданчык ясалган һәм купель эшләнгән. Гыйбәдат кылу урынын төзелеш материалы белән тәэмин иткәне өчен христан динендәгеләр Александр Петровичка зур рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев