Кыргый хайваннар кайгыртыла
Татарстанда 1 октябрьдән кыргый хайваннар өчен республика аучылык биләмәләрендә утлыклар урнаштыру һәм хайваннарны тукландыру акциясенә старт бирелде.
Республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла. Акциядә оешмаларның хезмәткәрләре һәм урта, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары катнаша. Саба урман хуҗалыгында үткәрелгән игелекле гамәлгә Лесхоз урта мәктәбе V сыйныф укучылары да тартылды. Алар хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча район бүлекчәсе җитәкчесе, аучылык белгече Марсил абыйлары Галимуллин җитәкчелегендә Саба урманчылыгында пошилар, шулай ук маралларга һәм коралайларга азык салу өчен ясалган утлыкларга азык урнаштырдылар. Кыргый хайваннарга күп тә кирәкми бит: печән, ашлык һәм тоз. Тоз белән поши, кыр кәҗәләре, мараллар һәм куяннар сыйлана. Урман җәнлекләренә 50 килограмм тоз куелды, бер центнер күләмендә арпа салынды. "Салкыннар якынлаша, шунлыктан кыргый хайваннарны өстәмә тукландыру кирәк. Урмандагы җәнлекләр үсемлекләр, яфрак кына ашамый. Аларга да тоз, печән кебек азык булса, бик рәхәтләнеп сыйланачаклар. Әлеге тукландыру компонентлары урман җәнлекләренең төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырачак һәм контрольсез миграцияләү зарурлыгын бетереп, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак”, – дип аңлатты Марсил Галимуллин укучыларга. Кыргый хайваннарга урманда әле азык запасы җитәрлек, шуңа күрә аларга печән ише азыклар кыш көне биреләчәк.Саба аучылык хуҗалыгы территориясендә мондый төр утлыклар 10га якын. Салкын чорда кыргый хайваннарны тукландыру аларның кешеләр янына килүен, шулай ук кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмый калырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев