Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл утлары сирәк яна

Авыл хуҗалыгы хезмәтчән­нәре бәйрәмен югары күр­сәткечләр белән каршылаучы терлекчелек тармагы коллективлары исемлегендә Югары Шытсу сөтчелек комплексы да бар. Анда берьюлы 24 баш сыер савуга исәпләнгән DeLaval залы урнашкан. Комплекста 400 савым сыер асрала һәм шуларны өч сменада Алсу Дәүләтшина, Раилә Галимова, Гөлзилә Мәүлетова, Илсөяр Дәүләтшина, Фәния Һидиятуллина, Алсу Габдерахманова сава.

Казанга   соңгы  вакытта  көн саен 10,8 тонна  сөт озатыла. Литры өчен 23,5 сум түлиләр. Без комплекска сыер савучылар  янына кергәч, төгәл 11 сәгать 40 минутта эш башларга тиешле Гөлзилә Мәүлетова, Илсөяр Дәүләтшина  сменасына туры килдек. DeLavalдә эшләүчеләргә,  көнгә күпме  сөт савасың, дигән   сорау  бирү  урынсыз.  Көнлек продукция 6 сыер савучыга  бүленә һәм хезмәт хакы эштә катнашкан  көннәренә карап исәпләнә. “Шуңа  сөт муллыгын барыбыз да кайгырта. Безгә барыннан да бигрәк дисплейдагы  утларга игътибар итәргә кирәк. Кызыл ут яна  икән, сыер сөтне аз биргән була. Кайсы  сыер икәнлеген номерына карап беләбез. Кызыл ут сирәк  яна бездә. Эшне  яратып башкарабыз. Түләсеннәр генә.  Кызыксындыру  чаралары, тиешле хезмәт хакы алганда авылда  яшәргә була”,– диләр алар. Гөлзилә Мәүлетова  фермага  X сыйныфны тәмамлауга ук килгән, инде эшли башлаганына 33 ел булган һәм улы Илсур да әнисеннән үрнәк алган. Хәер, ире Исрафил да  фермада, үзе  янында, ул буаз таналар  карый. Чын мәгънәсендә терлекчеләр гаиләсе Мәүлетовлар.  Авыл  кешесе  үз хуҗалыгында да  мал-туар тота.  Илсөяр Дәүләтшина да ике сыер сава, аңа комбайнчы ире Хаҗип булыша. “Беренче  сменага эшкә барасы атнада башта аларны  савар өчен төнге 1дә-2дә торырга туры килә. Кәефсезләнсәң, моны  сыерлар да тоя, шуңа эшеңнән канәгатьлек  алырга кирәк”,– ди ул хезмәтенә карашын белдереп. Алар хакында ферма    мөдире Нәҗип Гарипов та мактау   сүзләре генә әйтте. 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев