Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күз буенча инвалидлар киңәште

Бө­тенроссия сукырлар җәм­гыятенең Саба районара оешмасында 333 кеше исәптә тора. Алар – Саба, Теләче һәм Кукмара районнарында яшәүчеләр.

Бу атнада оешма рәисе Рәмзия Галимова күз буенча инвалидлар бе­лән устав таләпләре нигезендә  2018 елның сентябреннән  алып, хәзерге  чорга кадәр башкарылган эшләр турында хисап тотты. “Оешмада исәптә торучыларның, бигрәк тә  ялгыз  яшәүчеләрнең  көн­күреш хәлләрен белешәбез. Нинди бу­лышлык    кирәклеген ачык­лап, үзләре эш­лә­гән предприя­тие  җи­тәк­челәренә, район баш­лыкларына   мөрә­җәгать итәбез. Бу эш­ләрне башкаруда  урын­­нарда группорг­лар, контроль-ревизия  ко­­миссиясе әгъзалары бу­лыша”,– диде рәис. Оешмага  керү   күп­ләр өчен аралашу   мөмкинлеге дә. “Мин аралашырга яратам,  спорт  ярышларында катнашам. Казанга җые­лышларга барсам, башка районнардан  килүчеләр белән танышам. Гомумән,  ара­лашу өлкәннәргә ае­руча  кирәк, кайчак сөйләшеп китәсең дә, проблемаңны хәл итү юлы да табылып куя”,–ди балачагында бер күзенең  күрү сәләтен  югалткан  Фә­ния Шәмсетдинова. Җыелышта катнашучылар шәхси тернәкләнү программасы документы  рәсмиләштерүгә, торак шартларын   яхшырту өчен ташламалы  кредит алуга бәйле  сораулар    күтәрделәр. Аннары   “Кайгырту”  фонды яр­дәме белән  юбилярларны, төрле чараларда катнашучы  активистларны котлау  булды. Җыелышта Теләче һәм Кукмара районнары хакимиятләренең район­ара оешма мөрә­җә­гатьләрен  еш кына җавапсыз  калдырулары турында әйтелде.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев