Лагерьда күңелле көннәр дәвам итә
Район яңалыклары

Лагерьда күңелле көннәр дәвам итә

Һава торышы начар булуга карамастан, "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерында балалар күңелле ял итә.

Көн саен диярлек ял итүче балалар спорт уеннарында катнаша. Ә кичләр кызыклы чаралар белән үтә. Мәсәлән, кичә балалар зур кызыксыну белән "Стиляги-шоу" дигән чарага әзерләнде. Әйдаман абый-апалары алар өчен викторина һәм кызыклы биюләр әзерләгән иде. Бүген балалар ата-аналар өчен концерт әзерләде һәм кичке чара булып "Бантиклар кичәсе" планлаштырылган.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев