Лесхоз бистәсендә Корбан гаете уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында 100гә якын бала катнашты
Район яңалыклары

Лесхоз бистәсендә Корбан гаете уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында 100гә якын бала катнашты

Бәйрәм мәчет каршындагы мәйданда узды

Бәйрәм башланганчы балалар мәчеттә өйлә намазы укыдылар. Мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин Коръән  укып, күмәкләшеп дога кылынды. Балалар үзләре дә Коръән сүрәләрен  яттан сөйләүдә осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм күңелле ярышлар, спорт уеннары белән дәвам итте. Соңыннан попкорн, "картошка-фри" , лимонад белән  сыйландылар. Беркем дә бүләксез кайтып китмәде. 


Нет комментариев