Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мамалай авылында яшәүче Сәвдия Заһидуллинага - 90 яшь

Мамалай авылында яшәүче Сәвдия Заһидуллина 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.

Сәвдия Кадир кызы 1931 елның 15 апрелендә Мамалай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьлек кызның да гамьсез балачагын ил өстенә төшкән афәт җимерә. Ул яшьтәшләре белән басуга көлтә бәйләргә, кар суы тотарга, чүп утарга йөри. Читтә тимер юлларда да эшләп кайтырга мәҗбүр була. Сәвдия апа кияүгә чыкканчы фермада бозаулар карый, сыерлар сава. 1968 елда Мамалай авылы егете Мансур абый белән гаилә коралар, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Сәвдия апа колхозда бәрәңге, чөгендер эшкәртүдә эшли, кирәк чакта ферма хезмәтеннән дә тартынмый. Тыл ветераны, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге көндә Мамалай авылында олы кызы тәрбиясендә тыныч, мул тормышта гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X