Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мең сынауны кичкән Зәйтүнә

2 апрельдә Олы Арташ авылында яшәүче Зәйтүнә Галәлетдин кызы Вәлиевага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Зәйтүнә Вәлиева мәктәптә 4 сыйныф кына белем алып кала. Әтисе сугышның беренче көненнән фронтка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Кечкенәдән ятим калган Зәйтүнә әби-бабасы тәрбиясендә үсә. Ятимлек ачысы белән бергә, тормышның күп сынауларын да кичерергә туры килә аңа. Әби-бабасы авыру булу сәбәпле, 8 яшеннән урманнан арба белән чыбык-чабык ташый, мал карау, ипи салу кебек эшләр аның җилкәсендә була. Сугыш елларында бер караңгыдан икенчесенә кадәр яшьтәшләре белән колхоз басуында эшли. 1952 елда авылдашы Динислам Вәлиев белән гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бергә 62 ел иңне-иңгә куеп тормыш итеп, балаларына үрнәк булып яшиләр. 2014 елда тормыш иптәше вафат була. Зәйтүнә ханым 12 оныгы, 17 оныкчыгына кадерле әби булып, улы Миннегаян гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев