Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичәнбаш авыл клубында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды

6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында, Кырбаш авыл клубы белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Балалар көләргә тиеш" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары , музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Балалар клоун белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, убырлы карчыкның мәзәк биремнәрен үтәделәр һәм Мальвина белән уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәевтан, ата-аналардан һәм клуб хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев