Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрдә көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак

Чемпионатта Россия данын 6 көрәшче яклаячак.

16 июньдә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионатта Россия данын 6 көрәшче яклаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының спорт мастеры, “АК Барс” көрәш сарае тренеры Булат Хәбибрахманов әйтте.

“Чемпионатка 46 ил заявка бирде. 15 июнь көнне барлык ил көрәшчеләре өчен дә аккредитация һәм мандат комиссиясе булачак. Спортчыларны үлчибез, судьялар семинары ясыйбыз. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Барлыгы 7 авырлык категориясе булачак. Россия данын 70 килограммда көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим Азат Нурмөхәммәтов; 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин; 85 килограммда 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин; Төмән өлкәсеннән Егор Егоян; Чистай районыннан Альберт Рахматуллин; Башкортстаннан Айнур Сыртаев яклаячаклар”, - диде Булат Хәбибрахманов.

Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры сүзләренчә, җиңүче көрәшчеләр дөнья чемпионы исеменә ия булачаклар. “Җиңүчеләргә акчалата бүләк, грамоталар, медальләр булачак. Көрәшчеләргә дөнья чемпионы исеме биреләчәк. Көрәшчеләрне Россия көрәш Федерациясенең Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Сабан туена килгән дәрәҗәле кунаклар бүләкләячәк. Олимпия чемпионнары да булачак”, - диде Булат Хәбибрахманов.

Көрәш 16 июнь көнне сәгать 11.00 Саба районы Миңгәр авылында башлана.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев