Саба таңнары

Милиция ветераннарын котладылар

17 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Традиция  буенча милиция ветераннары 17 апрельдә полиция бинасында  очрашты. Аларны  Эчке эшләр министрлыгының Саба  бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлов котлады.  Совет хокук саклау органнарында тугры һәм намус белән хезмәт иткән  хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде. Соңыннан  спорт комплексында Теләче полициясе  ветераннары белән волейбол буенча иптәшләрчә очрашу  үткәрелде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: