Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милләтләр кроссына әзерләнәбез

Алдагы шимбәдә, 21 сентябрьдә Сабада һәм авыл җирлекләрендә сәламәт яшәү рә­вешен пропагандалау, олысын-кечесен даи­ми спортка тарту, районның иң көчле йө­герешчеләрен ачыклау максатында барлык авыл җирлекләрендә “Милләтләр крос­сы-2019” үткәреләчәк.

Йөгерүдә  кат­нашу­чылар  түбәндәге  категорияләргә  бү­ленәчәк: мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреж­дениеләренә йөрүчеләр (дистанция-200 метр); башлангыч сыйныфлар (500 метр); V-VIII сыйныфлар (1500 метр); IX-XI сыйныфлар (2500 метр); ир-егетләр һәм хатын-кызлар (2500 метр); VIP-старт.

Район үзәгендә кросс “Сабинка” яр буенда үткәреләчәк.  Катнашучыларны теркәү – 9дан 9.45  сәгатькә кадәр. Старт – 10.15 сәгатьтә.  Беренче-өченче  урыннарны  алу­чыларга  Грамоталар һәм  акчалата призлар бирелә.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев