Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан чалырга тиеш

Мөселманнар өчен зур бәйрәм- Корбан гаете якынлаша. Мәчетләрдә гает намазы укылганнан соң күп кенә хуҗалыкларда корбан чалу йоласы башкарылачак.

Корбан чалу йоласы Ибраһим галәй­һиссәлам вакытыннан килә. Корбан Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп, Аңа якынаю нияте белән чалына. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Раб­бың ризалыгы өчен намаз укы һәм Кор­бан чал” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 аять).

Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүче кешеләр өчен вәҗиб (тиешле ): 1.мөселман булу; 2.акылы камил булу; 3.балигъ яшьтә булу; 4.ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау); 5.мосафир булмау; 6.корбан чалу көнендә хәлле кеше, нисабы булган кеше булу

Нисаб – кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны яки шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау. 2019 елда нисабның суммасы 20 000 сум дип Диния Нәзарәтенең казыйлар һәм Голәмәләр Шурасында билгеләнде...

Айнур хәзрәт Әхмәтов,

Саба районы Имам - мөхтәсибе.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев