Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Моабит дәфтәрләре укыйбыз

Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе 2021 елның 1 февраленнән 15 февраленә кадәр герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Моабит дәфтәрләре укыйбыз» социаль челтәр акциясе уздыра. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Видеолар ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Акциядә катнашу өчен Муса Җәлил шигырен сайларга; видеога төшерергә һәм социаль челтәрдә Instagram битенә урнаштырырга кирәк.

Катнашучы исем-фамилиясен, шигырь исемен язарга тиеш. - #ЧитаемМоабитскиететради, #115МусаДжалиль, #СабинскаяЦБС; #Сабыкультура хэштегларын куярга онытмаска. Инстаграмдагы @sababiblioteka битенә языласы һәм акция вакытында инстаграм битегезне ачык тотасы була. Анкетаны ирекле формада тутырып һәм ilseyarmetod@mail.ru почтасына салырга.

Социаль челтәр акциясендә катнашучыларның барысына да дипломнар электрон формада җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев