Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мөхәммәтшин” башлый һәм ота

Быелгы апрель җиле кырларда туфрак өстен тиз киптерә. Шуңа да дымны вакытында каплату хәзер иң мөһим аг­ротехник чараларның берсе. Сузарга ярамый. Уңыш әлеге эшнең сыйфатына нык бәйле булачак.

Узган атна ахырында “Мөхәм­мәтшин” крестьян-фермер хуҗалы­гында күпьеллыкларны һәм туңга сө­релгән җирләрне тырмалауга  аг­регатлар бердәм  чыккан  иде.

Тракторчы Илшат Хәйруллин “МТЗ-1221” тракторы белән арпа  культурасы  игеләчәк 200 гектарлы  кырда эшләде. Ул – 1997 елда “Икшермә” совхозы базасында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруга алынган җиде кешенең берсе. Күпьеллык тәҗрибәсе бе­лән җирнең өлгергәнлеген кулына бер чеметем туфрак тотып та чамалаучы механизатор. “Кырга чыгуны ел саен тырмалаудан башлыйм.  Бер  авырлыгы да юк дип әйтмим. Җир чи икән, тырма  артыннан катып кына  кала, соңга  калсаң да начар. Шул  алтын урталыкны  кулдан  ычкындырмаска  кирәк. Сенажга үлән өлгергәч, “Клаас” комбайнына күчәм. Хәзер һәр тракторчыда  диярлек икешәр-өчәр техника бит. Бер дә аптырый торган түгел”, – ди арпа чәчәргә  җир әзерләүче Илшат Хәйруллин.

Күпьеллыкларны тырмалаучы Ра­иф Шакиров белән Раиф Давытов­ны Олы Кибәче ягындагы кырга барып күрдек. Ике техника да эш­лә­гәч, 12шәр  метр  киңлектә җир алып барган агрегатларга басу гына җит­кер! “Җитештерүчәнлек югары. Бар­лык дым каплау агрегатларының тырмалары күтәртелә торган итеп   көйләнгән. Тешләренә ияргән чүпне басу башында төшереп  калдырырга җайлы. Кул белән чистартып  вакыт  уздырасы юк”, – ди “МТЗ-1221” тракторын   йөртүче Раиф Шакиров. Ул хезмәт юлын 1985 елда кыр корабын  йөртүдән башлаган: “Колос”, “ДОН” һәм башкалар. Соңгы  елларда, язгы  чәчү төгәлләнгәч, үзйөрешле печән  чапкычка  утыра.  

Хуҗалыкта  җирләрне ашлау техникасы да  җитештерүчән  эшли. Механизатор  Рәис Шакиров  районда да бер генә булган “Туман-2”  машинасы белән бер мең гектарга якын мәйдан күпьеллыкларга  һәм уҗым  культураларына минераль ашлама сиптерергә өлгергән инде. “Туман-2” чын мәгънәсендә универсаль техника. Быел алтынчы  сезоны. Түбән басымлы 6 шинасы белән кырга башка техникага караганда иртәрәк кереп була. Җирдә эз калдырмый. Бункеры 2 тонналы, ашламаны 26 метрга кадәр тигез сиптерә. Үсемлекләрне химикатлар белән эшкәртүгә дә көйләп була. Ул вакытта “Туман”ның эшкәртү  киңлеге 28  метрга  кадәр җитә. Ике техниканы  алыштыра”, – ди  Рәис Шакиров.

Агрегатны  ашлама белән  Илһам Әхмәтханов тәэмин итә. Кырга  алып  чыга, төяп җибәрә. “Без язгы  кыр  эшләре  вакытында  гел бергә. Рәис “Нью-холланд”ка утыргач та, “Агромастер” чәчкеченә  симәнәне үзем   чыгарам. Ике техникасына да джпс куелган. Шуңа   күрә орлык,  химикат  кермәгән бер буш җир дә калмый. Гомумән, навигаторны алдап булмый, ул ничек эшләгәнеңне  күрсәтеп тора”, – ди  Илһам Әхмәтханов.

“Мөхәммәтшин” хуҗалыгында соң­гы  көннәрдә хезмәт  фронты  ачы­лып, дым каплатуда 10  агрегат  эш­ләгән.  Фәһим Нотфуллин,  Нурхәт Ша­киров “ДТ-75” тракторлары белән туңга  сөрелгән  мәйданнарны тыр­ма­лаган. Механизаторлар басу­лар­­­­ның чисталыгын да кайгырта. Был­­­тыр Икшермә басуларыннан 26 трак­­тор арбасы таш  җыеп  алганнар. Эш быел да дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев