Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәрҗани әсәрләре – рухи мирасыбыз көзгесе

Шиһабетдин Мәрҗа­ни­нең тууына 200 ел тулу уңаеннан галим-мәгъ­ри­фәтченең хез­мәтләрен, дини-дөньяви идеяләрен җиткерүдә ки­тапханә хез­мәткәрләре актив эш алып бара.

  26 февральдә район үзәк китапханәсе хезмәт­кәрләре (Альбина Шамилова, Илсөяр Шакирҗанова, Айсу Хафизова)   Саба җәмигъ  мәчетендә Рә­фи­дә Гафиятуллина җитәкче­легендәге  дин дәресләре  өйрәнү  төркеме  укучыларын галимнең тәрҗемәи  хәле,  эшчәнлеге бе­лән таныштырдылар.  Шиһа­бетдин Мәрҗани  1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм  мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша.  Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып тора. Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәя­хәте”) исеме белән Ри­за­эддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чы­гарыла. Шиһабетдин Мәр­­җани татар, төрки тел­ләреннән тыш, гарәп, фар­сы телләрен камил белә. "Мөстәфадел-әхбар фи әх­вали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыккан. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күптөрле мәгълүматлар бар», - дип ачыклык кертте оештыручылар. Шулай ук  китапханә фондындагы   бөек мәгърифәтче хакында язылган басмалар һәм  вакытлы матбугат белән таныштырдылар.

Автор фотолыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев