Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нигә атна саен янабыз?

Ноябрь аена керү белән районда янгыннар ешаеп киткән. Әйтик, 4 ноябрьдә Шәмәрдән кичке сәгать 9лар тирәсендә шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча белән гараж яна. Утның кызуы күршедәге йортка да берникадәр зыян китерә. 9 ноябрьдә кичке якта Аккүл Бигәнәй авылында йорт яна. Нәтиҗәдә ялгыз яшәгән ир-ат баш өстендә түбәсез кала. Ә 13 ноябрь иртәсендә Түбән Шытсу авылында тагын да аянычлырак хәл – кешеләрнең пешүенә китергән янгын булды.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр  янгыннарның  килеп  чыгу  сәбәпләрен  ачыклый. “Тик нинди генә сәбәп булмасын,   ут белән бәйле  күңелсез очраклар янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  үтәмәү нәтиҗәсе,– ди   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының   Саба районы буенча   күзәтчелек  эшчәнлеге начальнигы Айнур Галимуллин.– Шуның нәтиҗәсе буларак, районда агымдагы  елда  янгыннар  саны  узган  елның шушы чагыштыру   чоры  күрсәткеченә карата 6га  артты. Барысы 16 хуҗалыкта янгыннан зур зыян  күрделәр.  Берсен дә яшен дә сукмады, ут та төртмәделәр.   Ягъни ток чыбыкларының искерүе яки йортларга,  каралты-кураларга электр ничек кирәк алай гына  үткәрелүе,  көнкүреш  приборларының, мунча  мичләренең    күзәтүчесез  калдырылуы янгыннарга  китерде.  Шуңа   күрә  кыска ялганыш килеп  чыкмасын  электр чыбыклары  махсус  белемле кешеләр тарафыннан үткәрелергә, бакыр чыбыклар гына файдаланырга тиеш.   Халыктан электр приборлары белән эш иткәндә аеруча сак булуларын сорыйбыз. Йортларга янгын турында  автоном хәбәр җиткерү җайланмаларын куярга тәкъдим ителә. Алар быел республикада 67 кешенең гомерен саклап калырга булышкан. Җайланма биргән сигналны  ишетми калу мөмкин түгел. Кеше исерек булса да уяна”.

Ялкын телләре бернәрсәне дә аямый, саклык кагыйдәләре турында онытмасак иде. Янгынны булдырмый калу   сүндерүгә караганда  җиңелрәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев