Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәни Дилиягә зур бүләк

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда “Сабый тартмасы” (“Коробка малыша”) социаль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында керемнәре уртача яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрдә туган сабыйларга бала өчен мөһим булган 14 төрле кирәк-яраклар җыелмасы бирелә. Узган атнада әлеге бүләк районыбызда беренчеләрдән булып Сабада яшәүче Гөлсирень һәм Илшат Гайнуллиннарга өченче сабыйлары туу уңаеннан тапшырылды.

Гаиләдә өченче кыз булып дөньяга аваз салган Дилия әти-әнисенә икеләтә шатлык алып килде.  Сау-сәламәт сабыең туудан да олы бәхет юк, инде яңадан гаиләң өчен  дәүләт кайгыртуын, ярдәмен дә тою, аеруча күңелле. Бәхетле гаиләгә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Марат Галләмов “Сабый тартмасы”н тапшырып, изге теләкләр җиткерде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин: ”Әлеге яңа  проект Татарстан Президенты карары нигезендә кабул ителде.  Сезгә дә сөенеп кулланып, сабыегызны исән-сау үстерергә язсын”,– дип бәхетле гаиләнең шатлыгын уртаклашты. Бүләк тартма эчендә комбинезон, итектән башлап, сабый өчен гигиена әсбаплары да бар.   Марсель Хуҗин белдергәнчә, “Сабый  тартмасы” җан башына керемнәре яшәү минимумыннан (8938сум)  артмаган һәр гаиләгә тапшырыла. Аның өчен иң элек әни булырга җыенган хатын-кызлар социаль яклау бүлегенә үзләренең соңгы өч айның кереме турында язу алып килергә тиешләр. Шуның нигезендә хастаханәгә белешмә бирелә. Башка бала табу йортын сайласалар да,  бу белешмәне тәкъ­дим итә алалар. Бүгенге көндә әни булырга җыенган 9 кеше “Сабый тартмасы” алу өчен  белешмәгә ия булган. Әлеге бүләкне бәби тапканнан соң да 6 ай дәвамында алырга мөмкин.

Бүгенге көнгә районыбызда 15 бала дөньяга килгән.

Нәни Дилияне каршы алырга әтисе, күпләгән туганнары белән апалары  – 6 яшьлек Илинә, 4 яшьлек Зәлинә дә килгән иде. Дәү әниләр  – Эзмәдә яшәүче Гөлфия Гайнуллина, Сабадан Тәскирә Алтынбаева оныклары арту шатлыгы белән уртаклаштылар. “Үзебез дә өч кыз тәрбияләп үстердек.

 Аллага шөкер, алты оныгыбыз бар – бер малай, бишесе кыз. Кызлары булгач, уллары була. Балаларыбызның бүгенге тормышына мең шөкер”, - ди Тәскирә ханым.   “Бүген безнең бик бәхетле көнебез. Өченче кызыбызны алып кайттык. Бик шатлыклы хисләр кичерәм. Өч кыз әтисе булдым. Хөкүмәт тарафыннан тапшырылган зур бүләккә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Хастаханә хезмәткәр­ләренә рәхмәтебез чиксез”, - ди гаилә башлыгы Илшат Гайнуллин.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/gaynulinnar-gailse-sabyy-chen-kirk-yaraklar-tutyrylgan-nnilr-tartmasyn-aldylar

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев