Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

НОМЕРЛАРНЫ МАХСУС ЮМЫЙЛАР

Узган атнада Сабаның Завод урамнарында ике сәгать дәвамында уздырылган “Тоннель” операциясе барышында 120дән артык машина туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмичә йөргән 17 автомобиль хуҗасына беркетмә төзелде.

Күбесе укылмаслык дәүләт номер  билгеләре  белән йөрүчеләр.   Кайберәүләр аңлы рәвештә шулай  эшли,  ягъни фотовидеотеркәү чаралары  “укый” алмасын  өчен машинасын махсус рәвештә юмый, дип аңлаттылар ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре.  Җаваплылыктан автомобилеңне пычрак тотып качарга тырышу  бер дә егетлек булып  саналмый.  “Тоннель”  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафны түләүне  озакка сузган  йөртүчеләрне дә ачыклый. Штрафларны 60 көн эчендә түләмәгән очракта (КоАПның 20.25нче статьясы) аны икеләтә күләмдә түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралганын онытмыйк. 

Фото: ачык чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев