Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр көне уңаеннан Олыязда Коръән ашы үтте

Өлкәннәр декадасында Олыязда спортзалында Коръән ашы үтте. Мәҗлесне үткәрүдә төп иганәчеләр- авылыбыз фермерлары, ә башлап йөрүчесе Мәүлет Хуҗиәхмәтов булды.

Ашка авылның барлык мөхтәрәм өлкәннәре чакырылды, шуның йөри алганы килде, табын янына барысы  иллегә якын  кеше җыелды. Кунакларны бәйрәм  белән элеккеге «Олыяз» крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Гыйлфан Ризван улы Әхмәтов котлап, мөхтәрәм затларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Моннан соң сүз район мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗановка бирелде. Ул  бала һәм  ата-ана хаклары турында мисаллар китереп бик аңлаешлы, мәгънәле вәгазь сөйләде. Җыелган өлкәннәр бик канәгать калды.Сүз уңаеннан шуны да әйтим, быел Алмаз хәзрәт тырышлыгы белән мәчеттә балаларның җәйге ялларында 10 көн лагерь эшләде. Балалар да хәзрәтне үз итеп, бик теләп йөрделәр җәйләүгә, аңа барыбыз да бик рәхмәтле булып калдык. 

Аш буласы көннең алдыннан гына хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыкканнарга  хуҗалык рәисе Райнур Әхмәтов мул сыйлы күчтәнәч пакетлары өләште. Коръән ашына табынны, гадәттәгечә, авылыбыз мөслимәләре әзерләде. Алар һәр эштә дә башлап йөрүчеләр. Мәчетне җыештырып, тирә- юнен тәртипләп торалар. Ифтар мәҗлесләре, корбан ашларын үткәргәндә дә алар — төп булышчылар. Әзерләгән ризыклары да телеңне йотарлык була. Бу юлы да шулай - пешергән ашлары искитәрлек тәмле иде. Мәҗлеснең төп асылы- ашау, сыйлану гына гына түгел, әлбәттә, хәзер һәр кешенең өстәле туй сые кебек, Аллага шөкер. Өлкәннәр әлеге мәҗлестә бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл белештеләр, гәп кордылар. Нәтиҗә ясап әйткәндә, бер күрешү –үзе бер гомер бит. Алга таба да мондый очрашулар булып торсын иде  дигән теләктә,  оештыручыларга олы рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. 

Хөмәйрә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев