Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Арташ авыл клубында М. Шамхаловның “Кайнана” комедиясе

Килен - кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелек кебек. Ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бергә яши башлавы килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Драматург юмор ярдәмендә әлеге конфликтны җиңел итеп чишү юлларын уйлап тапкан. 21 февраль көнне Олы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре көче белән әзерләнгән М. Шамхаловның “Кайнана” комедиясе күрсәтелде. Үзешчән артистлар үзләренең рольләрен уңышлы итеп башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев