Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче авылында гомер итүче Зәйтүнә Сәгыйть кызы Союновага - 95 яшь

Бүген Олы Кибәче авылында гомер итүче Зәйтүнә Сәгыйть кызы Союнова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Зәйтүнә Союнова Олы Кибәче авылында ишле гаиләдә туган. Үсмер чагыннан ук әниләре белән беррәттән тылда хезмәт куя. Сугыш тәмамланганнан соң Төрекмәнстан якларына китеп, Челекен корым заводына эшкә урнаша. Шунда булачак тормыш иптәше белән танышып, гаилә коралар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 57 яшендә ире йөрәк өянәгеннән вафат була. Үзгәртеп кору еллары башлангач, 1998 елда Зәйтүнә апа балалары белән туган якларына кайтып төпләнә. Бүгенге көндә Зәйтүнә Союнова Кече Кибәче авылында кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши. Аның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев