Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олыяз авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле" музыкаль программасы үтте

Музыка - кешелек дөньясының меңләгән еллар дәвамында эшләгән иң зур уйлап табуы. Ул кешеләрнең көнкүрешенең һәм үз-үзләрен күрсәтүнең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра.

20 февраль көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре үзешчән артистлар белән берлектә, Олыяз авыл мәдәният йортында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль программасын оештырдылар. Программа 4 этапта узды, һәр этапта уенчылар беренче ноталардан көйләр, җырлар, музыка уен коралларын танып җаваплар бирделәр. Уен музыкаль паузалар белән чиратлашып барды. 

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев