Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Саба районында балалар өчен мәктәп яны ял лагерлары эшләп килә.
Районыбызның мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен «Оста» балалар иҗат үзәге базасында төрле мастер – класслар, экскурсияләр үткәрелә. Үзәк буенча экскурсияләр барышында балалар берләшмәләрнең эш юнәлешләре, балалар иҗаты экспозицияләре белән танышалар. Тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары җитәкчелегендә практик мастер-классларда балалар гамәли һәм сәнгати иҗатның төрле техникаларын үзләштерәләр. Вак моторика, логика һәм креатив фикерләүне үстерәләр.


Нет комментариев