Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ОСТАЗЛАРЫ ӨЙРӘТЕП КАЛДЫРГАНЧА

Узган шимбәдә Лесхозда Саба урман хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. 2017 ел йомгакларына багышланган чарада Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

  Саба урман хуҗалыгы ди­ректоры Васил Гыйззә­тул­лин үзенең чыгышында әйткәнчә, 2017 ел уңышлы, төзелешләргә, истәлекле вакыйгаларга бай булган. Барлык урманчылыклар күркәм  хезмәт күрсәткечләренә ирешкән. Инде хуҗалык агымдагы елның I кварталын да уңышлы  төгәлләп  килә. Селекция үзәгендә өченче теплицага орлык салынган кассеталарны   күчерү бара. Урманнан 37 мең кубометр агач чыгарылган, 38 миллион сумлык товар җитештереп сатылган. “Ле­гендар урманчы Нургали Миңнехан улы ничек өйрәтеп  калдырды,  шул  юлдан ышанычлы  адымнар белән  алга  барабыз“,– диде директор һәм хөрмәтләү   сүзләрен иң элек ветераннарга  җит­керде.

 Равил Кузюровның министр вазифасында өч атна гына булуына карамастан, инде Лесхозга өченче тапкыр килүе. Чыгышында ветераннар, хезмәт алдынгылары белән очрашуына бик шат булуын белдерде. “Татарстан урман хуҗалыгының  үрнәге  Сабада. Күп хезмәт куйгансыз, алга таба да шулай дәвам итегез. Үз чиратымда бу тармакта яңа кеше буларак, сезне эштә яңалыклар, заманча технологияләр кертергә ышандырам”, – диде ул. Равил Кузюров кулыннан Рәхмәт хаты алучылар  арасында  50 ел гомерен урман эшенә багышлаган  Зөбәрҗәт Хәсән кызы  Мөгътәсимова да бар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев