Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Озын гомер – Аллаһ бүләге

Бу көннәрдә Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Хәлимә Фаиз кызы Мәгъсүмова һәм Сәрдәдә гомер кичерүче Шәмсенур Галимулла кызы Галимуллина 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын хатын кабул итеп алдылар.

Хәлимә Мәгъсүмова Иске Җөри авылында туган. Тормыш иптәше үлгәннән соң әнисе кечкенә Хәлимә белән туган авылы Аккүл Бигәнәйгә кайтып төпләнә. Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт аны да читләтеп үтми. 4 сыйныф белем алганнан соң колхозда эшли башлый. 16 яшеннән фермада сыер сава. Эшен яратып, намус белән башкара. Тырыш хезмәте бушка китми, районыбыз алдынгылары белән Мәскәү каласына барып хөрмәтләнү бәхетенә ирешә. Шул вакыттагы хатирәләрне хәзер дә яратып искә ала. 1955 елда Казанчы Бигәнәй егете Хәкимҗан Мәгъсүмов белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Ятимлекне, ике баласын, бер оныгын югалту ачысын татыган сабыр холыклы Хәлимә апа бүгенге көненә шөкер итеп, кече улы Назыйм гаиләсе тәрбиясендә, 9 оныгы, 8 оныкчыгы булуына куанып гомер кичерә.

Шәмсенур Галимуллина Сатыш авылында туган. Сигез яшеннән әнисенә ияреп колхоз басуында эшли. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя. 1987 елда Сәрдә авылына сеңлесе гаиләсенә яшәргә килә. Бүгенге көндә Шәмсенур Галимуллина сеңлесенең бала­ларының ярдәмен тоеп Сәрдә авылында гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев